news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Интертаттан һава торышы һәм Ай календаре: 28 сентябрьдә бакчада нинди эшләр башкарырга ярый

Интертаттан һава торышы һәм Ай календаре: 28 сентябрьдә бакчада нинди эшләр башкарырга ярый.

news_top
Интертаттан һава торышы һәм Ай календаре: 28 сентябрьдә бакчада нинди эшләр башкарырга ярый

28 сентябрь. Татарстанда аязучан болытлы һава. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Җил төньяктан, талгын. Төнлә һава температурасы +4..-1˚, көндез  +4..+9˚ градус. 


28 сентябрь.  

Үсеш алучы ай. Ай кәҗәмөгез йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы

Кышка сарымсак тырнакларын утырту. Яшелчә культураларын (петрушка, укроп, шпинат, салат) кышлыкка утырту өчен чәчү. Кәбестә уңышы җыю. Теплица һәм парникларга үсемлек калдыклары һәм язын түтәлләр ясау өчен туфрак өеме кертү. Туфракны казу.

Чәчәк түтәле

Берьеллык чәчәкләрне кышлыкка чәчү. Туфракны казу. Бүлмә гөлләрен күчереп утыртырга мөмкин. Бу вакытта киселгән чәчәкләр озак сакланмый.

Җиләк-җимеш бакчасы

Җиләк-җимеш агачларын һәм куакларын утырту, күчереп утырту, сабакчалар әзерләү

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар