Интертаттан һава торышы һәм Ай календаре: 26 октябрьдә бакчада нинди эшләр башкарырга ярый
Интертаттан һава торышы һәм Ай календаре: 26 октябрьдә бакчада нинди эшләр башкарырга ярый.
26 октябрь. Татарстанда аязуан болытлы һава. Вакыты белән аз гына кар. Җил көньяк-көнчыгыштан, талгын. Төнлә һава температурасы -3..-8˚, көндез -3..+2˚ градус. Юлның аерым өлешләрендә бозлавык.
26 октябрь
Үсеш алучы ай. Ай сукояр йолдызлыгында.
Яшелчә бакчасы
Яшелчәләрне кышлыкка утыртып калдыру. Бүлмә шартларында суган, сарымсак, яшел үләннәр утырту. Салкыннарга бирешүчән күпьеллык үсемлекләрне кышлыкка каплап кую. Кәбестә әчетү өчен уңышлы көннәр.
Чәчәк түтәле
Салкынга бирешүчән күпьеллык үсемлекләрне кышлыкка каплап кую. Салкыннарга чыдам берьеллык чәчәкләрне һәм яшелчәләрне кышлыкка чәчеп калдыру. Бүлмә шартларында сарымсак, суган, яшел үләннәр утырту.
Җиләк-җимеш бакчасы
Җимеш бирүче агач, куакларның кәүсәләрен, зур ботакларын агарту. Агачларның кәүсәләрен тычканнардан саклау өчен бәйләп кую.