news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Интертаттан һава торышы һәм Ай календаре: 25 октябрьдә бакчада нинди эшләр башкарырга ярый

Интертаттан һава торышы һәм Ай календаре: 25 октябрьдә бакчада нинди эшләр башкарырга ярый.

news_top
Интертаттан һава торышы һәм Ай календаре: 25 октябрьдә бакчада нинди эшләр башкарырга ярый

25 октябрь. Татарстанда аязучан болытлы һава. Урыны белән аз гына кар. Җил тотрыксыз, талгын. Төнлә һава температурасы -3..-8˚, көндез -1..+4˚ градус. Төнлә һәм иртән юлның аерым өлешләрендә бозлавык. 

25 октябрь

Үсеш алучы ай. Ай кәҗәмөгез йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы

Яшелчәләрне кышлыкка утыртып калдыру. Бүлмә шартларында суган, сарымсак, яшел үләннәр утырту. Салкыннарга бирешүчән күпьеллык үсемлекләрне кыәлыкка каплап кую. Кәбестә әчетү өчен уңышлы көннәр.

Чәчәк түтәле

Салкынга бирешүчән күпьеллык үсемлекләрне кышлыкка каплап кую. Салкыннарга чыдам берьеллык чәчәкләрне һәм яшелчәләрне кышлыкка чәчеп калдыру. Бүлмә шартларында сарымсак, суган, яшел үләннәр утырту.

Җиләк-җимеш бакчасы

Җимеш бирүче агач, куакларның кәүсәләрен, зур ботакларын агарту. Агачларның кәүсәләрен тычканнардан саклау өчен бәйләп кую. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар