Интертаттан һава торышы һәм Ай календаре: 24 октябрьдә бакчада нинди эшләр башкарырга ярый
Интертаттан һава торышы һәм Ай календаре: 24 октябрьдә бакчада нинди эшләр башкарырга ярый.
23 октябрь. Татарстанда аязучан болытлы һава. Урыны белән аз гына кар. Җил төньяк-көнбатыштан, талгын. Төнлә һава температурасы -2..-7˚, көндез 0..+5˚ градус.
24 октябрь
Үсеш алучы ай. Ай кәҗәмөгез йолдызлыгында.
Яшелчә бакчасы
Бакча җиләген һәм салкыннарга бирешүчән башка үсемлекләрне чыршы ботаклары белән каплау. Теплицаларны язгы утыртуга әзерләү. Яшел культуралар утыртылган савытлардагы туфракны көпшәләндерү. Рассада утырту өчен туфрак әзерләү.
Чәчәк түтәле
Декоратив агач һәм куакларның коры ботакларын кисү. Салкыннарга бирешүчән декоратив үсемлекләрне чыршы ботаклары белән каплау. Күпьеллык чәчәкләрне пычкы чүбе, торф, тартмалар, чыршы ботаклары белән каплау. Ылыслы агачларны язгы янулардан саклау өчен крафт-кәгазь белән бәйләү. Бүлмә гөлләре үскән савыттагы туфракның өске катламын көпшәләндерү.
Җиләк-җимеш бакчасы
Агач һәм куакларның коры ботакларын кисү. Ылыслы агачларны язгы янулардан саклау өчен крафт-кәгазь белән каплау. Кимерүчеләргә агуланган капканнар кую.