Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Интертаттан һава торышы һәм Ай календаре: 24-25 сентябрьдә бакчада нинди эшләр башкарырга ярый

Интертаттан һава торышы һәм Ай календаре: 24-25 сентябрьдә бакчада нинди эшләр башкарырга ярый.

news_top_970_100
Интертаттан һава торышы һәм Ай календаре: 24-25 сентябрьдә  бакчада нинди эшләр башкарырга ярый

24 сентябрь. Татарстанда аязучан болытлы һава. Төнлә явым-төшемнәрсез; аерым районнарда томан. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Җил төньяк-көнчыгыштан, салмак. Төнлә һава температурасы  +1..+6˚, көндез +8..+13˚ градус. 

25 сентябрь. Татарстанда аязучан болытлы һава. Төнлә явым-төшемнәрсез; көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан. Төнлә һава температурасы 0..+5º, көндез +7..+12º градус. 


24 сентябрь. 

Үсеш алучы ай. Ай чаян йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы

Туфракны казу, түтәлләр ясау, түтәлләргә компост, янган тирес, пычкы чүбе тарату. Теплица һәм парникларга органик калдыклар кертү. Теләсә нинди үсемлекләрне утырту, күчереп утырту өчен кулай вакыт.

Чәчәк түтәле

Теләсә нинди үсемлекләрне утырту, күчереп утырту өчен кулай вакыт. Лалә чәчәкләренең суганчаларын утырту. Бүлмә гөлләрен күчереп утырту.

Җиләк-җимеш бакчасы

Туфракны казу, агач, куак асларына компост, янган тирес, пычкы чүбе тарату. Теләсә нинди үсемлекләрне утырту, күчереп утырту өчен кулай вакыт.

25 сентябрь.

Үсеш алучы ай. Ай укчы йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы

Түтәлләргә компост, янган тирес, пычкы чүбе тарату. Теплицаларга үсемлек калдыклары, язын түтәлләр ясау өчен туфрак өеме кертү. Саклау өчен уңыш, орлык һәм орлык әзерләү өчен тамыразыклар җыю.

Чәчәк түтәле

Авыру агач, куакларны бетерү, язын утырту өчен чокырлар ясау. Клумбаларга компост, янган тирес, пычкы чүбе тарату. Туфракка минераль ашламалар кертү. Күпьеллык чәчәкләрне кисү. Бу вакытта киселгән чәчәкләр озак тора.

Җиләк-җимеш бакчасы

Авыру һәм уңыш бирмәүче агач, куакларны бетерү, язын утырту өчен чокырлар ясау. Җиләк-җимеш куакларына корткычларга каршы бор эремәсе сиптерү. Җиләк-җимеш агачларының кәүсәләрен агарту. Агач, куак асларына компост, янган тирес, пычкы чүбе тарату. Саклау өчен уңыш җыю.  



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100