news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Интертаттан һава торышы һәм Ай календаре: 21 сентябрьдә бакчада нинди эшләр башкарырга ярый

Интертаттан һава торышы һәм Ай календаре: 21 сентябрьдә бакчада нинди эшләр башкарырга ярый.

news_top
Интертаттан һава торышы һәм Ай календаре: 21 сентябрьдә бакчада нинди эшләр башкарырга ярый

21 сентябрь. Татарстанда алмашынучан болытлы һава. Төнлә явым-төшемнәрсез, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Җыл төньяк-көнбатыштан, төньяктан, талгын. Төнлә һава температурасы +5..+10˚, көндез +11..+16˚ градус. 


21 сентябрь.

Үсеш алучы ай. Ай үлчәү йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы

Су сибү һәм сыек ашламалар кертү өчен уңайсыз көннәр. Корткычларга каршы туфракны казу. Органик һәм минераль ашламалар кертү. Түтәлләр ясау.

Чәчәк түтәле

Су сибү һәм сыек ашламалар кертү өчен уңайсыз көннәр. Күпьеллык чәчәкләрне һәм дару үләннәрен утыру, ашлау, бүлгәләү һәм күчереп утырту өчен уңай вакыт. Салкыннардан саклау өчен чалма чәчәкнең тамырларын каплау. Чәчәк асларына минераль ашламалар кертү.

Җиләк-җимеш бакчасы

Су сибү һәм сыек ашламалар кертү өчен уңайсыз көннәр. Кура җиләгенең уңыш биреп бетергән ботакларын кисү. Агач, куакларны көзен утырту өчен чокырлар әзерләү.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар