Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Интертаттан һава торышы һәм Ай календаре: 17-18 сентябрьдә бакчада нинди эшләр башкарырга ярый

Интертаттан һава торышы һәм Ай календаре: 17-18 сентябрьдә бакчада нинди эшләр башкарырга ярый.

news_top_970_100
Интертаттан һава торышы һәм Ай календаре: 17-18 сентябрьдә  бакчада нинди эшләр башкарырга ярый

17 сентябрь. Татарстанда алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемнәрсез. Җил көнбатыштан, талгын. Төнлә һава температурасы +5..+10˚, көндез +17..+22˚ градус. 

18 сентябрь. Татарстанда алмашынучан болытлы һава. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Җил көньяк-көнбатыштан, салмак. Төнлә һава температурасы +7..+12, көндез +17..+22˚ градус. 



17 сентябрь.

Кимүче ай. Ай арыслан йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы

Теләсә нинди үсемлекләр утырту өчен уңайсыз вакыт. Киптерү һәм консервацияләү өчен яшелчә уңышы җыю. Туфракны минераль ашламалар белән эшкәртү.

Чәчәк түтәле

Теләсә нинди үсемлекләр утырту өчен уңайсыз вакыт. Декоратив куакларны яңарту өчен кисү. Авыру агач, куакларны бетерү, яздан утырту өчен чокырлар ясау. Туфракны минераль ашламалар белән эшкәртү. Бу вакытта өзелгән чәчәкләр озак сакланачак.

Җиләк-җимеш бакчасы

Теләсә нинди үсемлекәр утырту өчен уңайсыз вакыт. Карлыган, крыжовникны яңарту өчен кисү. Авыру, уңыш бирми торган агачларны, куакларны бетерү, язын утырту өчен чокырлар ясау. Киптерү һәм консервацияләү өчен җиләк-җимеш җыю. 

18 сентябрь.

Кимүче ай. Ай кыз йолдызлыгында

Яшелчә бакчасы

Кәбестәнең соң өлгерә торган сортларын озак вакыт саклау өчен җыю. Помидор һәм борыч консервацияләү өчен уңай көннәр. Чүп үләннәреннән һәм туфракта кышлаучы корткычлардан арыну өчен кәсләрен ватмыйча гына туфракны тирәтен казу. Күпьеллык үсемлекләрне кышлыкка пычкы чүбе, торф, тартмалар белән каплау.

Чәчәк түтәле

Гиацинт суганчаларын утырту. Чүп үләннәрен һәм туфракта кышлаучы корткычлардан арыну өчен кәсләрен ватмыйча гына туфракны тирәтен казу. Күпьеллык чәчәкләрне кышлыкка пычкы чүбе, торф, тартмалар белән каплау.

Җиләк-җимеш бакчасы

Зелпе, карлыган, крыжовник куакларын яңарту өчен кисү. Балан консервацияләү, алмаларны эшкәртү өчен уңай көннәр.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100