Интертаттан һава торышы һәм Ай календаре: 14 октябрьдә бакчада нинди эшләр башкарырга ярый
Интертаттан һава торышы һәм Ай календаре: 14 октябрьдә бакчада нинди эшләр башкарырга ярый.
![Интертаттан һава торышы һәм Ай календаре: 14 октябрьдә бакчада нинди эшләр башкарырга ярый](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2017/10/13/a9d3a140d501431ba7d7e4fb1b86247cec8f4c787a7890b215cf1e45980a.jpg)
14 октябрь. Татарстанда болытлы һава. Төнлә урыны белән, көндез күпчелек районнарда яңгыр. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан. Җил көньяк-көнчыгыштан, талгын. Төнлә һава температурасы 0..+5˚, көнбатышта +8˚, көндез +9+14˚ градус.
14 октябрь
![](/resize/750/images/uploads/news/2019/11/17/c786d24c364f0811d8440e65634b8fe54462ebff7ccc9e98977c2662d64c.jpg)
Кимүче ай. Ай арыслан йолдызлыгында.
Яшелчә бакчасы
Үсемлек калдыкларын җыеп бетерү, компостны калын материал белән каплап кую. Бүлмә шартларында яшел кыяк өчен сарымсак, суган һәм башка яшел үләннәрне (салат, кресс-салат) утыртырга мөмкин.
Чәчәк түтәле
Бүлмә гөлләре корткычларына каршы көрәш. Бүлмә шартларында яшел кыяк өчен сарымсак, суган һәм башка яшел үләннәрне (салат, кресс-салат) утыртырга мөмкин.
Җиләк-җимеш бакчасы
Үсемлек калдыкларын җыеп бетерү, компостны калын материал белән каплап кую. Кар яуган очракта кура җиләгенең яшь үсентеләренең төпләрен өеп кую.