Интертаттан һава торышы һәм Ай календаре: 13 октябрьдә бакчада нинди эшләр башкарырга ярый
Интертаттан һава торышы һәм Ай календаре: 13 октябрьдә бакчада нинди эшләр башкарырга ярый.
![Интертаттан һава торышы һәм Ай календаре: 13 октябрьдә бакчада нинди эшләр башкарырга ярый](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2017/10/12/f4317b401df8fa733c87e4a07873cfcbe602bb49833cff27bc60d8085fb2.jpg)
13 октябрь. Татарстанда алмашынучан болытлы һава. Урыны белән аз гына яңгыр. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан. Җил көньяктан, салмак. Төнлә һава температурасы +4..-1˚, көндез +9+14˚ градус.
13 октябрь
![](/resize/750/images/uploads/news/2019/11/17/9f123216f56992d7f0d1819d81cf89d414c36afc484725afcdab10accde3.jpg)
Кимүче ай. Ай арыслан йолдызлыгында.
Яшелчә бакчасы
Үсемлек калдыкларын җыеп бетерү, компостны калын материал белән каплап кую. Бүлмә шартларында яшел кыяк өчен сарымсак, суган һәм башка яшел үләннәрне (салат, кресс-салат) утыртырга мөмкин.
Чәчәк түтәле
Бүлмә гөлләре корткычларына каршы көрәш. Бүлмә шартларында яшел кыяк өчен сарымсак, суган һәм башка яшел үләннәрне (салат, кресс-салат) утыртырга мөмкин.
Җиләк-җимеш бакчасы
Үсемлек калдыкларын җыеп бетерү, компостны калын материал белән каплап кую. Кар яуган очракта кура җиләгенең яшь үсентеләренең төпләрен өеп кую.