Интертаттан һава торышы һәм Ай календаре: 12 октябрьдә бакчада нинди эшләр башкарырга ярый
Интертаттан һава торышы һәм Ай календаре: 12 октябрьдә бакчада нинди эшләр башкарырга ярый.
12 октябрь. Татарстанда аязучан болытлы һава. Төнлә һәм иртән урыны белән яңгыр, томан. Көндез явым-төшемнәрсез. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан талгын. Төнлә һава температурасы 0..+5˚, көндез +8..+13˚ градус.
Кимүче ай. Ай кысла йолдызлыгында.
Яшелчә бакчасы
Бүлмә шартларында теләсә нинди орлыкларны чәчәргә мөмкин. Бүлмә шартларында үсүче үсемлек корткычларына каршы көрәш. Җиргә туң төшкәч, яшелчәләр һәм салкынга чыдам берьеллык чәчәкләрне утырту.
Чәчәк түтәле
Чәчәкләрне һәм декоратив үсемлекләрне чырышы ботаклары белән каплау. Ылыслы агачларны бәйләү. Бүлмә гөлләрен ашлау, корткычларга крашы көрәш. Җиргә туң төшкәч, салкынга чыдам, берьеллык чәчәкәләр утырту.
Җиләк-җимеш бакчасы
Җимеш бирүче агачларның ботакларын кисәргә мөмкин. Агачларда корткычларның ояларын юк итү. Алма һәм грушаларны консервацияләү һәм киптерү.