Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Интертаттан һава торышы һәм Ай календаре: 1-2 октябрьдә бакчада нинди эшләр башкарырга ярый

Интертаттан һава торышы һәм Ай календаре: 1-2 октябрьдә бакчада нинди эшләр башкарырга ярый.

news_top_970_100
Интертаттан һава торышы һәм Ай календаре: 1-2 октябрьдә бакчада нинди эшләр башкарырга ярый

1 октябрь. Татарстанда аязучан болытлы һава. Вакыты белән яңгыр. Җил төньяк-көнчыгыштан, талгын. Төнлә һава температурасы +1..+6˚, көндез +4..+9˚ градус. 

2 октябрь. Татарстанда аязучан болытлы һава. Урыны белән яңгыр, аерым районнарда юеш кар. Җил төньяк-көнчыгыштан, төньяктан, талгын. Төнлә һава температурасы +2..-3˚, көндез +3..+8˚ градус. 

1 октябрь

Үсеш алучы ай. Ай сукояр йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы

Туфракны кире казу, түтәлләр ясау. Түтәлләргә компост, янган тирес, пычкы чүбе тарату. Теплица һәм парниклар өчен яфраклар, сабакяфраклар, салам, пычкы чүбе, агач кайрысы һәм башка органик калдыклар җыю. Озак вакыт саклау өчен уңыш җыю.

Чәчәк түтәле

Туфракны кире казу һәм клумбалар ясау. Гладиолус суганчаларын, дәлия чәчәгенең тамырларын һәм башка кышламаучы чәчәкләрне казып алу. Чүлмәктәге туфракны көпшәләндерү.

Җиләк-җимеш бакчасы

Җиләк-җимеш куакларының авыру ботакларын кисү, агачларның кәүсәләрен һәм зур ботакларны агарту. Крыжовникның салкыннарга бирешүчән сортларының үзәгенә янган тирес тарату. Агач, куак асларына янган тирес, компост, пычкы чүбе тарату. Озак вакыт саклау өчен уңыш җыю. 

2 октябрь

Үсеш алучы ай. Ай балык йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы

Кышлыктан яшелчәләр чәчеп калдыру. Үсемлек калдыкларын җыю. Яшел кыяк өчен бүлмә шатларында сарымсак һәм суган утырту. Кимерүчеләргә каршы капкыннар кую.

Чәчәк түтәле

Бүлмә гөлләрен кисү тыела. Кышлыкка чәчәкләр утырту. Бүлмә шартларында сарымсак, суган һәм яшел үләннәр утырту. Бүлмә гөлләренә су сибү һәм сыек ашламалар кертү.

Җиләк-җимеш бакчасы

Агач һәм куакларның ботакларын кисү тыела. Кимерүчеләргә каршы капкыннар кую, үсемлек калдыкларын җыю.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100