Интертаттан 6 октябрьгә һава торышы һәм ай календаре
Интертаттан 6 октябрьгә һава торышы һәм ай календаре.
6 октябрь. Татарстанда аязучан болытлы һава. Урыны белән бераз яңгыр явачак. Җил төньяк-көнбатыштан, юнәлешен көньяк-көнбатышка үзгәртүчән, уртача тизлектә. Төнлә һава температурасы +2..-3˚, көндез +5..+10˚ градус.
6 октябрь.
Кимүче ай. Ай кыз йолдызлыгында.
Яшелчә бакчасы
Кәбестәнең соң өлгерә торган сортларын җыеп алу. Чүп үләннәрен һәм туфрактагы корткычларны юкка чыгару өчен кәсләрен ватмыйча гына, җирне тирәнтен казу.
Кәбестә тозлау өчен уңышсыз көннәр.
Чәчәк түтәле
Салкынга чыдам берьеллык чәчәкләрне кышка утыртып калдыру өчен уңай көннәр. Күпьеллык чәчәкләрне кышлыкка пычкы чүбе, торф һәм тартмалар белән каплап куярга була. Роза чәчәге куакларын каплау.
Җиләк-җимеш бакчасы
Балан консервацияләү, алма эшкәртү. Роза чәчәге куакларын каплап кую.
Чүп үләннәрен һәм туфрактагы корткычларны юкка чыгару өчен кәсләрен ватмыйча гына, җирне тирәнтен казу.
Чүп үләннәрен һәм туфрактагы корткычларны юкка чыгару өчен кәсләрен ватмыйча гына, җирне тирәнтен казу.