Интертаттан 6 апрельгә һава торышы һәм ай календаре
Интертаттан 6 апрельгә һава торышы һәм ай календаре.
6 апрель. Татарстанда алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемнәрсез. төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк. Җил төньяктан, уртача тизлектә. Төнлә һава температурасы -2..-7˚, көндез +3..+8˚ градус. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык.
Ай календаре буенча иртә өлгерүче редисны җылытыла торган теплицаларга утырту өчен уңышлы вакыт. Үрдерү өчен бәрәңгене таратып куярга була. Кыска булып үсүче помидорларны күчереп утырту. Органик ашламалар белән тукландыру.
Чәчәк түтәле
Органик ашламалар белән тукландыру. Декоратив агач-куакларның ботакларын кисү. Туфракта кышлаучы үсемлекләрне корткычларга каршы эшкәртү. Туфракны язгы эшкәртү: казу, көпшәләндерү, шытымнарны сирәкләү.
Җиләк-җимеш бакчасы
Органик ашламалар белән тукландыру. Җимеш бирүче агач-куакларның, декторатив культураларның ботакларын кисү. Алмагач, груша, чия, слива, ирга үсентеләрен утырту.
6 апрель.
Кимүче ай. Ай кәҗәмөгез йолдызлыгында.