news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Интертаттан 5 майга һава торышы һәм ай календаре

Интертаттан 5 майга һава торышы һәм ай календаре.

news_top
Интертаттан 5 майга һава торышы һәм ай календаре
5 май. Татарстанда алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемнәрсез. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк. Җил төньяк-көнчыгыштан, юнәлешен көньяк-көнчыгышка үзгәртүчән, уртача тизлектә. Төнлә һава температурасы 0..+5˚, көндез +12..+17˚ градус. 

5 май. 
Кимүче ай. Ай кәҗәмөгез йолдызлыгында.


Яшелчә бакчасы
Чүп үләннәрен утау, шытымнарны сирәкләү, ашламалар кертү өчен уңай вакыт. Сельдерей, бәрәңге, редис һәм барлык тамыразыкларны утыру өчен уңышлы вакыт. Томат, борыч, баклажан, кыяр рассадаларын телицаларга һәм каплаулы урыннарга күчереп утырту. Күпьеллык яшелчә культураларын бүлгәләү. 

Чәчәк түтәле
Чүп үләннәрен утау, шытымнарны сирәкләү, ашламалар кертү өчен уңай вакыт. Вак суганчалы чәчәкләр һәм гладиолуслар утыртырга була. 

Җиләк-җимеш бакчасы
Алмагач, груша, чия, слива, ирга үсентеләрен утыртырга мөмкин. Чүп үләннәрен утау, шытымнарны сирәкләү, ашламалар кертү өчен уңай вакыт. Агачларның ботакларын кисү. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар