news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Интертаттан 5 июльгә һава торышы һәм ай календаре

Интертаттан 5 июльгә һава торышы һәм ай календаре.

news_top
Интертаттан 5 июльгә һава торышы һәм ай календаре
5 июль. Татарстанда алмашынучан болытлы һава. Төнлә урыны белән, иртән һәм көндез күпчелек районнарда кыска вакытлы яңгыр. Иртән һәм көндез урыны белән яшенле яңгыр, боз явуы ихтимал. Җил көньяктан, уртача тизлектә; яшен вакытында 17-22 метр тизлектә исәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +13..+18˚, көндез +23..+28˚, көнчыгыш районнарда +31˚ градус. 


5 июль.
Кимүче ай. Ай кучкар йолдызлыгында. 

Яшелчә бакчасы
Кыяр, кабак һәм помидорларның карт яфракларын өзү, борычларның уңыш бирми торган, зәгыйфь сабакларын, баклажанның саргайган яфракларын йолку. Яшелчәләрне ашлау. Кәбестәдәге күбәләк кортына һәм кыярдагы пәрәвез талпанына каршы агу сиптерергә була. Бакча җиләгенең мыекларын өзәргә мөмкин. 

Чәчәк түтәле
Ашаламалар кертү. Үсемлекләрнең артык яфракларын һәм сабакларын өзәргә була. 

Җиләк-җимеш бакчасы
Җимеш бирүче үсемлекләрне ашлау. Җимеш бирүче агач-куакларга теләгә каршы матдәләр бөркү. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар