news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Интертаттан 4 июльгә һава торышы һәм ай календаре

Интертаттан 4 июльгә һава торышы һәм ай календаре.

news_top
Интертаттан 4 июльгә һава торышы һәм ай календаре
4 июль. Татарстанда алмашынучан болытлы һава. Кайбер районнарда яңгыр, төнлә көчле яңгыр көтелә. Урыны белән яшен; көчле җил; боз явачак. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә,  15-20 метрга кадәр җитәчәк; урыны белән 24 метр тизлектәге көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +17..+22˚, көндез  +25..+30˚ градус. 


4 июль.
Кимүче ай. Ай балык йолдызлыгында.


Яшелчә бакчасы
Үсемлекләрне сугару һәм ашлау. Яшелчәләрнең тамырларына ашламалар сибү. Укроп, салат, пекин кәбестәсен кабаттан чәчәргә була. Тозлау өчен уңышлы вакыт. 

Чәчәк түтәле
Бүлмә гөлләрен сугару һәм ашлау. Күпьеллык һәм берьллык чәчәкләрне ашлау. Лалә чәчәкләренең, нәркисләрнең һәм гиацинтларның суганчаларын казып алу. Чәчәк атып бетергән күпьеллык чәчәкләрне бүлгәләү һәм күчереп утырту. 

Җиләк-җимеш бакчасы
Үсентеләрне өзеп алу тыела. Үсемлекләрне сугару һәм ашлау. Җимеш агачларын һәм җиләк куакларын ашлау. Җиләкләрне җыю һәм эшкәртү. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар