Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Интертаттан 4-5 мартка һава торышы һәм ай календаре

Интертаттан 4-5 мартка һава торышы һәм ай календаре.

news_top_970_100
Интертаттан 4-5 мартка һава торышы һәм ай календаре
4 март. Татарстанда алмашынучан болытлы һава. Көндез урын белән кар явачак, буран көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан, төнлә акрын тизлектә, көндез талгын. Төнлә һава температурасы -18..-23˚, көндез -5..-10˚ градус. Юлларда бозлавык.

5 март. Татарстанда болытлы һава. Күпчелек районнарда кар явачак. Кайбер районнарда буран. Җил көньяк-көнчыгыштан, талгын, урыны белән 17 метр тизлектә исәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы -8..-13º; көндез -1..-6º градус. Юлларда бозлавык.



4 март.

Кимүче ай. Ай үлчәү йолдызлыгында. 

Яшелчә бакчасы
Кара суган һәм порей суганын рассадага утырту өчен уңай вакыт. Бәрәңге орлыгы утыртырга була. Борыч, помидор, чәчәк рассадаларын күчереп утырту. 

Чәчәк түтәле
Чәчәк рассадаларын күчереп утырту. Рассадага үсеш стимуляторлары сибү. 

Җиләк-җимеш бакчасы
Җимеш бакчасында бернәрсә дә эшләргә киңәш ителми. 

5 март. 

Кимүче ай. Ай чаян йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы
Рассадага органик ашламалар сибү. Үсемлекләргә үсеш стимуляторлары сиптерү. Җылытылган теплицаларда рассадага кара суган һәм редис утыртырга була. 

Чәчәк түтәле
Яз көне ай чаян йолдызлыгында булганда декоратив агач һәм куакларны кисү тыела. Бүлмә гөлләренә органик ашламалар сибү. Үсемлекләргә үсеш стимуляторлары сиптерү.

Җиләк-җимеш бакчасы
Яз көне ай чаян йолдызлыгында булганда декоратив агач һәм куакларны кисү тыела. Алга таба тамырландыру өчен виноград сабакчасын суга утыртып куярга була. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100