Интертаттан 31 августка һава торышы һәм ай календаре

31 август. Татарстанда алмашынучан болытлы һава. Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Көндез явым-төшемсез. Көньяк-көнчыгыштан акрын тизлектә җил. Төнлә һава температурасы +9..+14˚ , көндез +21..+26˚ .
Яшелчә бакчасы
Туфракны казырга һәм түтәлләр ясап калдырырга, черемә кертергә мөмкин. Тамыразык яшелчәләрне озакка сакларга әзерләргә. Бәрәңге ала башларга мөмкин.
Чәчәк түтәле
Лилия, ирис һ.б. күпьеллык чәчәкләрне бүлгәләп күчереп утыртырга вакыт.
Җиләк-җимеш бакчасы
Агач асларына компост, янган тирес сибү өчен уңышлы чор. Кура җиләген, карлыганны, крыжовникны яшәртү, формалаштыру өчен сабакларын кисәргә кирәк. Агачлар һәм куаклар тамыр җәеп калу өчен яхшы вакыт.
31 август
Кимүче ай. Ай Үгезбозау йолдызлыгында