Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Интертаттан 30 майга һава торышы һәм ай календаре

Интертаттан 30 майга һава торышы һәм ай календаре

news_top_970_100
Интертаттан 30  майга һава торышы һәм ай календаре
Татарстанда аязучан болытлы һава. Төнлә урыны белән бераз яңгыр явуы ихтимал. Күпчелек районнарда көндез һәм кич яшенле яңгыр. Җил көньяк-көнбатыштан, юнәлешен төньяк-көнчыгышка үзгәртүчән, көндез куртача тизлектә, кич белән 20-25 м/с тизлектә исәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +5..+10˚, республиканың көнчыгышында +13˚; көндез +19..+24˚ .

30 май.

Кими баручы Ай. Ай Укчы йолдызлыгында.


Яшелчә бакчасы – Бүген бәрәңге, редис, шалкан чәчәргә мөмкин. Җирне эшкәртү, чүп утау өчен дә уңай көн. Җылылык ярата торган культураларга үстерү стимуляторлары сибү нәтиҗәле булачак.

Чәчәк түтәле – Җирне эшкәртү, чүп утау өчен да уңай көн. Бүлмә гөлләрен корткычларга, авыруларга каршы эшкәртү, декоратив үсемлекләрне формалаштыру өчен уңай көн.

Җиләк-җимеш бакчасы – Җиләк-җимеш агачларын һәм куакларын корткычларга каршы эшкәртү зарур.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100