Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Интертаттан 3 апрельгә һава торышы һәм ай календаре

Интертаттан 3 апрельгә һава торышы һәм ай календаре.

news_top_970_100
Интертаттан 3 апрельгә һава торышы һәм ай календаре
3 апрель. Татарстанда алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемнәрсез. Җил көньяк-көнчыгыштан, талгын, урыны белән 16 метр тизлектә исәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы -1..-6˚, көндез  +2..+7˚ градус. Юлларда бозлавык. 


3 апрель. 

Кимүче ай. Ай чаян йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы 
Рассаданы органик ашламалар белән тукландыру. Ташкабак, кабак, кыяр орлыкларын суда җебетергә һәм теплицага утыртырга мөмкин. Чәчәк кәбестәне көз көне куллану өчен рассадага утырту.   

Чәчәк түтәле 
Бүлмә гөлләрен һәм чәчәк рассадаларын органик ашламалар белән тукландыру. Яз көне әлеге йолдызлык билгесе астында үсемлекләрне кисү тыела. Чәчәк рассадаларын күчереп утырту өчен уңай вакыт. Туфракны көпшәләндерү. Бегониянең бүлбеләрен чүлмәкләргә утыртырга була. Бүлмә гөлләрен күчереп утырту.  
 
Җиләк-җимеш бакчасы 
Яз көне әлеге йолдызлык билгесе астында агач һәм куакларны санитар кисү тыела. Кура җиләге, карлыган, крыжовник, зелпе, миләш, шулай ук роза утырту өчен уңай вакыт. Туфракны көпшәләндерү, компостлау. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100