news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Интертаттан 29 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

Интертаттан 29 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре.

news_top
Интертаттан 29 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре
29 сентябрь. Татарстанда болытлы, көндез аязучан болытлы һава. Төнлә һәм иртән яңгыр явачак. Көндез урыны белән бераз яңгыр явуы көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан, көчле, 15-20 метр тизлектә исәчәк, төнлә һәм иртән 14 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы +5..+10˚, көндез +8..+13˚ градус. 



29 сентябрь.
Кимүче ай. Ай үгезбозау йолдызлыгында.
Яшелчә бакчасы
Кышкы сарымсак тырнакларын яки сөенчеген утырту. Тамыразыкларның уңышын җыеп алу.

Чәчәк түтәле
Ылыслы агачларны капчык яки крафт-кәгазь белән бәйләп кую. Гладиолус суганчаларын һәм дәлия чәчәкләренең тамыр бүлбеләрен казып алу. Суганчалы чәчәкләр: лалә, нәркис, гиацинтлар утырту.

Җиләк-җимеш бакчасы
Ылыслы агачларны капчык яки крафт-кәгазь белән бәйләп кую.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар