Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Интертаттан 28 мартка һава торышы һәм ай календаре

Интертаттан 28 мартка һава торышы һәм ай календаре.

news_top_970_100
Интертаттан 28 мартка һава торышы һәм ай календаре
28 март. Татарстанда болытлы һава. Кар, җепшек кар явачак, көньяк-көнчыгыш районнарда карлы яңгыр. Кайбер районнарда буран, бозлавык булачак. Җил көньяк-көнбатыштан, юнәлешен төньяк-көнбатышка үзгәртүчән, уртача тизлектә. Төнлә һава температурасы  -1..-6˚; көндез  -4..+1˚ градус. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре. 


28 март.

Үсеш алучы ай. Ай кыз йолдызлыгында.  

Яшелчә бакчасы
Бу көннәрдә бернәрсә дә чәчмәү хәерле. Томат, борыч, баклажан, физалис рассадаларын зур савытларга күчереп утыртырга була.  

Чәчәк түтәле
Берьеллык һәм күпьеллык чәчәкләрдән тыш, бернәрсә дә утыртырга ярамый. Элегрәк утыртылган чәчәкләрне күчереп утыртырга була. Сабакчалар алу өчен дәлия чәчкләрен утыртырга мөмкин. Яшел һәм хуш исле, дару үләннәре утырту өчен уңай вакыт. Һава шартлары яхшы булганда, кышлыкка капланып куелган роза чәчәкләрен ачып кую. Бүлмә гөлләрен күчереп утыртырга мөмкин. 

Җиләк-җимеш бакчасы
Җимеш агачаларын ялгарга була. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100