Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Интертаттан 27 майга һава торышы һәм ай календаре

Интертаттан 27 майга һава торышы һәм ай календаре

news_top_970_100
Интертаттан 27  майга һава торышы һәм ай календаре
Татарстанда алмашынучан болытлы һава. Төнлә явым-төшем көтелми, көндез бераз яңгыр явуы ихтимал. Җил төньяк-көнбатыштан, юнәлешен көньяк-көнчыгышка үзгәртүчән уртача тизлектә, кайвакыт 15-20 м/с тизлектә исәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +2..+7˚; көндез +17..+22˚ .

27 май.

Үсеш алучы ай. Ай Чаян йолдызлыгында.


Яшелчә бакчасы – җылы ярата торган яшелчәләрне (борыч, помидор, баклажан) теплицаларга һәм парникларга утыртырга; ташкабак, кабак, патиссон, кыяр, кәбестә үсентеләрен ышык урынга туфракка утыртырга мөмкин. Минераль ашламалар кертү өчен дә кулай көн.

Чәчәк түтәле – декоратив куаклар, розалар утырту, газонны формалаштыру өчен яхшы көн.

Җиләк-җимеш бакчасы – җиләк-җимеш куаклары утыртырга, ашлама кертергә мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100