Интертаттан 24 майга һава торышы һәм ай календаре
Интертаттан 24 майга һава торышы һәм ай календаре
![Интертаттан 24 майга һава торышы һәм ай календаре](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2018/5/23/01ea9b989dd7b28bbbda3d5cb2b5ddc48b65077b122d2494581d7fd848dc.jpg)
Татарстанда алмашынучан болытлы һава. Урыны белән яшенле яңгыр. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшүе ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан, көндез юнәлешен төньяк-көнчыгышка үзгәртүчән, акрын тизлектә; яшен вакытында 15-20 тизлектә исәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +10..+15˚; көндез +19..+24˚ .
24 май
![](/resize/750/images/uploads/news/2019/11/17/0634e46926c085a2070cd3ac08320141c69a5edfef5fae4cec13cac5011f.jpg)
Үсеш алучы ай. Ай Үлчәү йолдызлыгында.
Яшелчә бакчасы – кабак, ташкабак, кыяр орлыкларын бүрттерергә һәм ачык туфракка утыртырга мөмкин. Шулай ук фасоль, борчак та утыртырга вакыт.
Чәчәк түтәле – күпьеллык чәчәкләрне күчереп утырту өчен уңай вакыт.
Җиләк-җимеш бакчасы – җиләк-җимеш куаклары утырту өчен кулай көн.