Интертаттан 24 мартка һава торышы һәм ай календаре
Интертаттан 24 мартка һава торышы һәм ай календаре.
24 март. Татарстанда болытлы һава. Республиканың күпчелек районнарында кар, җепшек кар явачак, урыны белән буран. Җил көньяк-көнбатыштан, талгын, урыны белән көчәеп, 16 метр тизлектә исәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы -3..-8˚, аязайган вакытта -13˚; көндез -3..+2˚ градус. Юлларда бозлавык.
Үсемлекләрне кисү һәм яфракларын йолку катгый тыела. Су һәм минераль ашламалар сибәргә була. Томат, борыч, баклажан, физалис утырту өчен уңай вакыт. Рассадага кәбестә орлыкларын, тәрәзә төбендә үстерү өчен хуш исле һәм дару үләннәре, куак булып үсә торган ногыт борчагы, кыяр орлыкларын суда җебетү һәм утыртыру өчен уңышлы көннәр. Җылытыла торган теплицаларда кресс-салат, рассадага сабакчалы сельдерей, порей суганы, башлы суган утыртырга мөмкин.
Чәчәк түтәле
Бүлмә гөлләрен һәм декоратив агач-куакларны кисү һәм яфракларын йолку катгый тыела. Су һәм минераль ашламалар сибәргә була. Берьеллык чәчәк орлыкларын рассдага утыртырга мөмкин.
Җиләк-җимеш бакчасы
Декоратив агач-куакларны кисү һәм яфракларын йолку катгый тыела. Берьеллык чәчәк орлыкларын рассдага утыртырга мөмкин. Җимеш бирүче агач-куакларны ялгарга була.
24 март.
Үсеш алучы ай. Ай кысла йолдызлыгында.