news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Интертаттан 22 августка һава торышы һәм ай календаре

Интертаттан 22 августка һава торышы һәм ай календаре.

news_top
Интертаттан 22 августка һава торышы һәм ай календаре
22 август. Татарстанда алмашынучан болытлы һава. Төнлә урыны белән, көндез күпчелек районнарда яңгыр явачак. Иртән һәм көндез кайбер районнарда көчле яңгыр көтелә. Урыны белән яшенле яңгыр, боз явуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан, юнәлешен төньяк-көнбатышка үзгәртүчән, уртача тизлектә, урыны белән 15-20 метр тизлеккә җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы  +13..+18˚; көндез +17..+22˚, көнбатыш районнарда +25˚ градус. 


22 август.
Үсеш алучы ай. Ай сукояр йолдызлыгында. 

 Яшелчә бакчасы
Көз көне куллану өчен кресс-салат, шпинат, пекин кәбестәсе чәчү өчен уңышлы чор. 
Ачык туфракта кышлаучы үсемлекләрне чәчү, күчереп утырту өчен уңай вакыт. 

Чәчәк түтәле
Дәлия чәчәкләренең, ирисләрнең һәм башка күпьеллык чәчәкләрнең тамырларын бүлгәләү һәм күчереп утырту өчен уңай вакыт. 
Ачык туфракта кышлаучы үсемлекләрне чәчү, күчереп утырту өчен уңышлы көннәр. 

Җиләк-җимеш бакчасы
Чыбыкчадан агач һәм куаклар утырту өчен уңай вакыт. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар