news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Интертаттан 20 апрельгә һава торышы һәм ай календаре

Интертаттан 20 апрельгә һава торышы һәм ай календаре.

news_top
Интертаттан 20 апрельгә һава торышы һәм ай календаре
20 апрель.Татарстанда аязучан болытлы һава. Республиканың күпчелек районнарында яңгыр явачак. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк. Җил төньяк-көнчыгыштан, уртача тизлектә, көндез көчле, 15 метр тизлектә исәргә мөмкин. Төнлә һава торышы +1..+6˚, көндез +6..+11˚, көньяк районнарда +13˚ градус. 


20 апрель.

Үсеш алучы ай. Ай кысла йолдызлыгында. 

Яшелчә бакчасы
Яшелчәләрнең өске яфракларын йолку өчен уңышсыз вакыт. Үсемлекләрне сугару, минераль ашламалар кертү өчен уңай вакыт. Рассадага иртә өлгерә торган борыч сорталарын, физалис утыртырга була. Кабак, хуш исле, тәмләткеч, дару үләннәре орлыкларын рассадага утыртырга була. Кукуруза чәчәргә мөмкин. 

Чәчәк түтәле
Агач һәм куакларның ботакларын кисәү тыела. Бүлмә гөлләренең һәм үсемлекләренең яфракларын йолку киңәш ителми. Үсемлекләрне сугару, минераль ашламалар кертү өчен уңай вакыт. Салкынга чыдам чәчәк орлыкларын утырту. Декотратив агач-куакларны утыртырга һәм күчереп утыртырга була. 

Җиләк-җимеш бакчасы
Агач һәм куакларның ботакларын кисәү тыела. Үсемлекләрне сугару, минераль ашламалар кертү өчен уңай вакыт. Агач-куакларны утыртырга һәм күчереп утыртырга була. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар