Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Интертаттан 2 майга һава торышы һәм ай календаре

Интертаттан 2 майга һава торышы һәм ай календаре.

news_top_970_100
Интертаттан 2 майга һава торышы һәм ай календаре
2 май. Татарстанда аязучан болытлы һава. Республиканың күпчелек районнарында яшенле яңгыр, төнлә кайбер районнарда томан төшәчәк. Җил көньяк-көнчыгыштан, талгын, яшен вакытында 18 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә һава температурасы  +3..+8˚ градус. Көндез  +15..+20˚, көньяк-көнбатышта +21..+26˚ градус җылы. 


2 май.
Кимүче ай. Ай укчы йолдызлыгында. 


Яшелчә бакчасы
Туфракны сөрергә, көпшәләндерергә була. Редис, дайкон, торма, шалкан утырту. Бәрәңге белән бергә утыртылган ногыт борчагы һәм кузаклылылар туфракны азот белән баета һәм колорадо коңгызларын куркыта. Җылы яратучы үсемлекләрне үсеш стимуляторлары белән бөркергә була. 

Чәчәк түтәле
Туфракны сөрү, көпшәләндерү. Суганчалы чәчәкләрне утыртырга була. Розалар утырту өчен уңышлы вакыт. Туфракны язгы эшкәртү. 

Җиләк-җимеш бакчасы
Җимеш бирүче агачларны, җиләк куакларын корткычларга, авыруларга каршы матдәләр белән бөркү; җылы яратучы, шулай ук начар кышлаган агач-куакларга үсеш стимуляторлары сибәргә кирәк. Кура җиләге үрентеләренең очларын йолкырга була. Алмагач, груша, чия, слива, ирга, зелпе, роза усентеләрен утырту өчен уңай вакыт. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100