news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Интертаттан 2 августка һава торышы һәм ай календаре

Интертаттан 2 августка һава торышы һәм ай календаре.

news_top
Интертаттан 2 августка һава торышы һәм ай календаре
2 август. Татарстанда алмашынучан болытлы һава. Төнлә явым-төшемнәрсез. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен булуы мөмкин. Җил төньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә; яшен вакытында 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы  +10..+15˚, көнбатыш районнарда +17˚, көндез +26..+31˚ градус. 


2 август.
Кимүче ай. Ай кучкар йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы
Помидор, кыяр, ташкабак, борыч, баклажандагы карт яфракларны өзү. Сөенчектән үстерелгән суганны йолку һәм киптерү. Соң өлгерә торган кәбестәгә ашламалар кертү.  

Чәчәк түтәле
Авыруларга һәм корткычларга каршы матдәләр сиптерү өчен уңай вакыт. Кышламаучы күпьеллык чәчәкләрне казып алу. 
Бүлмә гөлләренә "коры сугару" үткәрергә була - туфракны йомшарту. 

Җиләк-җимеш бакчасы
Кура җиләгенең җимеш биреп бетергән сабакларын өзәргә була. Җимеш агачлары астына черегән тирес, компост салырга мөмкин. 
Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/hawa_toryshy/intertattan-1-avgustka-ava-toryshy-m-ay-kalendare-/

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар