Интертаттан 18-19 мартка һава торышы һәм ай календаре
Интертаттан 18-19 мартка һава торышы һәм ай календаре.
19 март. Татарстанда алмашынучан болытлы һава. Төнлә урыны белән бераз кар явачак; көндез явым-төшемнәрсез. Җил көнбатыштан, талгын,урыны белән 16 метр тизлектә исәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы -15..-20˚, аязайган вакытта -24˚; көндез -4..-9˚ градус. Юлларда бозлавык.
18 март.
Үсеш алучы ай. Ай кучкар йолдызлыгында.
Яшелчә бакчасы
Бернәрсә дә утыртырга, күчереп утыртырга, кисәргә ярамый. Бүлмә гөлләренә, рассадаларга су сибүне кичектереп тору кулай. Рассада утырту өчен туфрак әзерләргә мөмкин.
Чәчәк түтәле
Бернәрсә дә утыртырга, күчереп утыртырга, кисәргә ярамый. Бүлмә гөлләренә, чәчәк рассадаларына су сибүне кичектереп тору кулай. Рассада утырту өчен туфрак әзерләргә мөмкин.
Җиләк-җимеш бакчасы
Бернәрсә дә утыртырга, күчереп утыртырга, кисәргә ярамый.
19 март.
Үсеш алучы ай. Ай кучкар йолдызлыгында.
Яшелчә бакчасыҖылытала торган теплицаларга утырту өчен кыяр орлыкларын суда җебетү һәм чәчү өчен уңай вакыт. Томат, борыч, баклажан рассадаларын зур савытларга күчереп утырту. Вегетация вакыты кыска булган үсемлекләрне утыртырга була.
Чәчәк бакчасы
Вегетация вакыты кыска булган чәчәкләрне һәм үрмә гөлләрне утыртырга була. Чәчәк рассадаларын күчереп утыртырга мөмкин.
Җиләк-җимеш бакчасы
Җимеш бирүче агач-куакларны ялгарга була.