Интертаттан 17 февральгә һава торышы һәм ай календаре
Интертаттан 17 февральгә һава торышы һәм ай календаре.
17 февраль. Татарстанда алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемнәрсез. Җил көньяктан, көндез акрын тизлектә, төнлә уртача тизлектә исәчәк. Төнлә һава температурасы -14..-19˚, аязайган вакытта -25˚; көндез -5..-10˚ градус. Юлларда бозлавык.
17 февраль
Үсеш алучы ай. Ай балык йолдызлыгында.
Яшелчә бакчасы
Рассадага су сибү һәм минераль ашламалар белән тукландыру. Тиешле яктылык булганда, тәрәзә төбендә үстерү өчен, индетерминант помидор, биек булып үсә торган борыч, баклажан, яфрак һәм сабакча сельдерей, орлыкларын суга салып җебетергә була. Яшел кыяк өчен яфраклы һәм яфрак-сабаклы яшелчәләр утырту. Ремонтант бакча җиләген утыртырга була.
Чәчәк түтәле
Чәчәк рассадаларына һәм бүлмә гөлләренә су сибү, минераль ашламалар белән тукландыру. Утырту вакытыннан, чәчәк ату чорына кадәр 12 атна вакыт уза торган чәчәк орлыкларын рассадага утыртырга була. Орлыклары алдан эшкәртелүгә мохтаҗ күпьеллык чәчәкләрне утыртырга мөмкин.
Җиләк-җимеш бакчасы
Алга таба эшкәртү өчен виноград сабакчаларын суда тоту. Агачларга кышкы ялгаулар ясау.