Интертаттан 14 апрельгә һава торышы һәм ай календаре
Интертаттан 14 апрельгә һава торышы һәм ай календаре.
14 апрель. Татарстанда аязучан болытлы һава. Төнлә урыны белән бераз юеш кар явачак. Көндез явым-төшемнәрсез. Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан, акрын тизлектә. Төнлә һава температурасы 0..-5˚, көндез +5..+10˚ градус. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык.
Яшелчә бакчасы
Үсемлекләрне сугару, органик ашламалар белән тукландыру. Кишер, иртә өлгерә торган ачы торма орлыклары, теплицада редис һәм җылытылган туфракка чөгендер орлыклары чәчү өчен уңышлы вакыт. Яшел кыяк өчен кара суганны рассадага утырту. Салкыннарга чыдам, кышкы культураларны теплицага утыртырга була, шулай ук базилик, майоранны рассадага утыртырга мөмкин. Томатларны күчереп утырту, ә кыска булып үсә торган помидор сортларын тамырларына зыян китермичә, туфракның кәсе белән аерым савытларга күчереп утырту. Туфракны көпшәләндерү. Бакча җиләге түтәлләренә органик ашламалар сибү.
Чәчәк түтәле
Үсемлекләрне сугару, органик ашламалар белән тукландыру. Рассаданы күчереп утырту, кыска булып үсә торган үсемлекләрне тамырларына зыян китермичә, туфракның кәсе белән аерым савытларга күчереп утырту. Туфракны көпшәләндерү, рассаданы сирәкләү. Суганчалы бүлмә гөлләрен күчереп утырту.
Җиләк-җимеш бакчасы
Үсемлекләргә органик ашламалар сибү. Җимеш бирүче агач һәм куакларның кәүсәләре тирәли әйләнәләр ясап органик ашламалар сибү.
14 апрель.
Кимүче ай. Ай кучкар йолдызлыгында.