news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Интертаттан 13 октябрьгә һава торышы һәм ай календаре

Интертаттан 13 октябрьгә һава торышы һәм ай календаре.

news_top
Интертаттан 13 октябрьгә һава торышы һәм ай календаре
13 октябрь. Татарстанда алмашынучан болытлы һава. Урыны белән бераз яңгыр явачак, кайбер районнарда юеш кар явуы ихтимал. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк. Җил төньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә. Төнлә һава температурасы -3..+2˚, көнбатыш районнарда +4˚, көндез +4..+9˚ градус. 



13 октябрь.
Үсеш алучы ай. Ай укчы йолдызлыгында. 
Яшелчә бакчасы
Бакча җиләген чыршы ботаклары белән каплап куярга кирәк. Яшел культуралар утыртылган савытлардагы туфракны йомшартырга була.

Чәчәк түтәле
Декоратив агач һәм куакларның корыган ботакларын кисәргә була. Начар кышлаучы декоратив үсемлекләрнең өсләрен чыршы ботаклары белән каплап кую. Ылыслы агачларның ботакларын көлтәләп бәйләп куярга һәм крафт кәгазь белән урап куярга мөмкин. Бүлмә гөлләренең туфрагын йомшарту.

Җиләк-җимеш бакчасы
Агач һәм куакларның корыган ботакларын кисү. Ылыслы агачларның ботакларын көлтәләп бәйләп куярга һәм крафт кәгазь белән урап куярга мөмкин. Кимерүчеләргә агуланган капкын куярга кирәк.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар