news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Интертаттан 13 апрельгә һава торышы һәм ай календаре

Интертаттан 13 апрельгә һава торышы һәм ай календаре.

news_top
Интертаттан 13 апрельгә һава торышы һәм ай календаре
13 апрель. Татарстанда аязучан болытлы һава. Төнлә явым-төшемнәрсез. Көндез урыны белән бераз юеш кар явачак. Җил көньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә. Төнлә һава температурасы -1..-6˚, көндез +3..+8˚ градус. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык. 


13 апрель.
Кимүче ай. Ай балык йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы
Үсемлекләрне сугару, органик ашламалар белән тукландыру. Кишер, иртә өлгерә торган ачы торма орлыклары, теплицада редис һәм җылытылган туфракка чөгендер орлыклары чәчү өчен уңышлы вакыт. Яшел кыяк өчен кара суганны рассадага утырту. Салкыннарга чыдам, кышкы культураларны теплицага утыртырга була, шулай ук базилик, майоранны рассадага утыртырга мөмкин. Томатларны күчереп утырту, ә кыска булып үсә торган помидор сортларын тамырларына зыян китермичә, туфракның кәсе белән аерым савытларга күчереп утырту. Туфракны көпшәләндерү. Бакча җиләге түтәлләренә органик ашламалар сибү. 

Чәчәк түтәле
Үсемлекләрне сугару, органик ашламалар белән тукландыру. Рассаданы күчереп утырту, кыска булып үсә торган үсемлекләрне  тамырларына зыян китермичә, туфракның кәсе белән аерым савытларга күчереп утырту. Туфракны көпшәләндерү, рассаданы сирәкләү. Суганчалы бүлмә гөлләрен күчереп утырту. 

Җиләк-җимеш бакчасы
Үсемлекләргә органик ашламалар сибү. Җимеш бирүче агач һәм куакларның кәүсәләре тирәли әйләнәләр ясап органик ашламалар сибү.  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар