news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Интертаттан 12 июньгә һава торышы һәм ай календаре

Интертаттан 12 июньгә һава торышы һәм ай календаре.

news_top
Интертаттан 12 июньгә һава торышы һәм ай календаре
12 июнь. Татарстанда алмашынучан болытлы һава. Төнлә явым-төшемнәрсез. Көндез кыска вакытлы яңгыр. Җил көньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә. Төнлә һава температурасы  +2..+7˚, көндез +15..+20˚ градус. 


12 июнь.
Кимүче Ай. Ай игезәкләр йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы
Чүп үләннәрен утарга, яшелчә шытымнарын сиркәләргә була. Томат һәм борычларның артык яфракларын йолку. Томат, ташкабак һәм кыярларның саргайган яфракларын өзәргә кирәк. 

Чәчәк түтәле
Ашламалар сибү. Лалә чәчәкләренең, гиацинтларның һәм вак суганчалы чәчәкләрнең суганчаларын казып алу өчен уңышлы вакыт. 

Җиләк-җимеш бакчасы
Җимеш агачларының куе ябалдашларын кисү. Җимеш бирүче агач-куакларга авыруларга, корткычларга каршы матдәләр һәм үсеш стимуляторлары сибәргә мөмкин. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар