Интертаттан 12 апрельгә һава торышы һәм ай календаре
Интертаттан 12 апрельгә һава торышы һәм ай календаре.
12 апрель. Татарстанда аязучан болытлы һава. Төнлә күпчелек районнарда кар явачак, урын белән кыска вакытлы буран көтелә. Көндез явым-төшемнәрсез. Җил төньяк-көнчыгыштан, уртача тизлектә. Төнлә һава температурасы -2..-7˚, көндез +3..+8˚ градус. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык.
12 апрель.
Кимүче ай. Ай балык йолдызлыгында.
Яшелчә бакчасы
Үсемлекләргә су сибү, органик ашламалар белән тукландыру. Кишер, иртә өлгерә торган ачы торма орлыклары, теплицада редис һәм җылытылган туфракка чөгендер орлыклары чәчү өчен уңышлы вакыт. Яшел кыяк өчен кара суганны рассадага утырту. Салкыннарга чыдам, кышкы культураларны теплицага утыртырга була, шулай ук базилик, майоранны рассадага утыртырга мөмкин. Томатларны күчереп утырту, ә кыска булып үсә торган помидор сортларын тамырларына зыян китермичә, туфракның кәсе белән аерым савытларга күчереп утырту. Туфракны көпшәләндерү. Бакча җиләге түтәлләренә органик ашламалар сибү.
Чәчәк түтәле
Үсемлекләргә су сибү, органик ашламалар белән тукландыру. Рассаданы күчереп утырту, кыска булып үсә торган үсемлекләрне тамырларына зыян китермичә, туфракның кәсе белән аерым савытларга күчереп утырту. Туфракны көпшәләндерү, рассаданы сирәкләү. Суганчалы бүлмә гөлләрен күчереп утырту.
Җиләк-җимеш бакчасы
Үсемлекләргә органик ашламалар сибү. Җимеш бирүче агач һәм куакларның кәүсәләре тирәли әйләнәләр ясап органик ашламалар сибү.