Интертаттан 11 октябрьгә һава торышы һәм ай календаре
Интертаттан 11 октябрьгә һава торышы һәм ай календаре.
11 октябрь. Татарстанда аязучан болытлы һава. Төнлә һәм иртән күпчелек районнарда яңгыр явачак. Җил көньяк-көнбатыштан, юнәлешен төньяк-көнбатышка үзгәртүчән уртача тиезлектә. Урыны белән 15-17 метр тизлектәге кискен җил исәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +2..+7˚, көндез +4..+9˚ градус.
11 октябрь.
Үсеш алучы ай.
Яшелчә бакчысы
Бакча җиләген чыршы ботаклары белән капларга була. Сөенчек суганын кышлыкка утыртып калдыру.
Кәбестә тозлау өчен уңышлы көннәр.
Чәчәк түтәле
Оранжереияне, теплицада һәм бүлмәдә үсүче үсемлекләрне кисү өчен уңышсыз көннәр. Чәчәкләрне һәм декоратив культураларны чыршы ботаклары белән каплап кую.
Җиләк-җимеш бакчасы
Җиләк-җимеш бакчасы
Ай календаре буенча агач һәм куакларның ботакларын кисү өчен уңышсыз көннәр. Начар кышлый торган крыжовник сортларының үзәк өлешенә компост өеп кую. Җимеш агачларын һәм куакларын утырту, күчереп утырту. Агачлардагы коелып бетмәгән яфракларны, җимешләрне төшереп бетерергә кирәк.