news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Интертаттан 10 апрельгә һава торышы һәм ай календаре

Интертаттан 10 апрельгә һава торышы һәм ай календаре.

news_top
Интертаттан 10 апрельгә һава торышы һәм ай календаре
10 апрель. Татарстанда алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемнәрсез. Җил төньяк-көнбатыштан, төнлә талгын, иртән һәм көндез урыны белән 15-18 метр тизлектә исәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы -2..+3˚ градус; көндез +10..+15, көнбатыш районнарда +18˚ градуска кадәр җылылык көтелә. Төнлә юлларда урыны белән бозлавык. 


10 апрель.
Кимүче ай. Ай сукояр йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы
Орлыклар чәчү һәм үсемлекләр утырту өчен иң уңышлы көннәр. Түтәлләрне җылыту өчен пленка белән каплау. Туфракны көпшәләндерү, шытымнарны сиркәләү, чүп үләннәрен йолку. Корткычларга һәм авыруларга каршы матдәләр белән бөркү, органик ашламалар белән тукландыру.

Чәчәк түтәле
Орлыклар чәчү һәм үсемлекләр утырту өчен иң уңышлы көннәр. Туфракны көпшәләндерү, шытымнарны сиркәләү, чүп үләннәрен йолку. Корткычларга һәм авыруларга каршы матдәләр белән бөркү, органик ашламалар белән тукландыру. 
Бөреләре бүрткәнче, декоратив агач-куакларны яшәртү һәм форма бирү өчен ботакларын кисү. 

Җиләк-җимеш бакчасы
Агач-куаклар утырту, күчереп утыртау өчен иң уңышлы көннәр.  Туфракны көпшәләндерү, шытымнарны сиркәләү, чүп үләннәрен йолку. Корткычларга һәм авыруларга каршы матдәләр белән бөркү, органик ашламалар белән тукландыру. 
Бөреләре бүрткәнче, декоратив агач-куакларны яшәртү һәм форма бирү өчен ботакларын кисү. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар