news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Интертат»лар Белем бәйрәмен искә ала: зур чәчәк бәйләме, ошамаган букча, матур сарафан

Кичә коллективыбызның бумер-зумер-миллениаллары һәм башкалары, җыелышып, һәрберебез үзебезнең беренче тапкыр мәктәпкә барган көнне искә алдык. Авылда, шәһәрдә, хәтта чит илдә укырга керүчеләр дә бар икән арабызда. Күңелдә күңелле дә, бәлки, моңсу да хисләр яңарды. Кемдер зур чәчәк бәйләме белән, кемдер укырга кергәндә үк укый белүе белән мактанды.

news_top
«Интертат»лар Белем бәйрәмен искә ала: зур чәчәк бәйләме, ошамаган букча, матур сарафан
Фото: Ильяс Хаҗиев дизайны

Җылы хатирәләребезне сезгә дә сөйләп китәбез.

«Чәчәкләр артыннан үзем күренмәдем дә»

«Интертат» редакциясенең баш мөхәррире Рөстәм Гәрәев:

Мин укырга 1996 елда кердем. Гадәттә, 1 сентябрьдә бәйрәмгә барганда, балалар укытучыларга чәчәк бәйләме алып бара. Мин дә искәрмә булмадым: чәчәккә әти белән бардым. Әни безгә 50 сум акча бирде. Әти бу акчага роза чәчәкләреннән зур бәйләм сатып алды, ә әни исә без гади кашкарыйлар гына алырбыз да, калган акчаны кире алып кайтырбыз дип уйлаган булган. Әтигә бераз «эләккән» иде инде... Ул чәчәк бәйләме шулкадәр зур иде ки, мин аның артыннан үзем күренмәдем дә. Беренче сыйныф белән бәйле иң якты хатирәм шушы.

Хәтерлим, барыбызга да бертөрле «Ералаш»тагы кебек элеккеге күн букчалар таратканнар иде, ул миңа ошамады һәм без әти-әни белән, ул вакытларда чыга гына башлаган «плащевка»дан ясалган төсле яңа букча барып алдык.

Шунысын да әйтергә кирәк, мин өч яшьтә инде дөрес итеп укый белә идем, шуңа балалар бакчасында миңа башка балаларга әкиятләр укырга кушалар иде. Мин укырга керәсе мәктәп балалар бакчасыннан юл аркылы гына урнашкан иде. Төш вакытында, укучыларның өйләренә кайтканын күргәч, тизрәк укырга керәсе килә иде.

Беренче сыйныфның беренче аенда ук өч укытучы алмашынуы да истә калган.

Фото: © Рөстәм Гәрәев

«Бәйрәм көнне яңгыр сибәләп торганы да истә»

«Интертат» редакциясенең шеф-редакторы Гөлүзә Ибраһимова:

Мин беренче сыйныфка 2004 елда авылыбыздагы мәктәпкә бардым. Игезәгем тумыштан күрми, шуңа ул Лаешта махсус мәктәпкә укырга керде. Аны укырга кертергә дип, беренче сентябрь алдыннан әтием һәм әнкәй сеңлем белән киттеләр, ә мин авылда әби, бабай, апа белән калдым. 1 сентябрь иртәсе томанлырак иде, яңгыр да сибәләп торды. Хәтерлим, бәйрәмгә дип, әби авылдагы бер апалардан георгин чәчәкләре җыеп кайткан иде.

Беренче сыйныфка ике кыз укырга кердек. Мәктәптә беренче сыйныфка керүчеләргә тартма белән җыелмалар биргәннәр иде. Беренче сыйнфтагы «Золушкалы» зәңгәр букчаны әле дә хәтерлим, бик ошый иде ул миңа. Укытучыбыз Алсу апа безне үз балалары кебек күрә иде.

Авылдагы башлангыч мәктәп балалар бакчасы белән берләшкән иде. Мәктәпкә авылның икенче очына кадәр барасы иде, иң авыры шул кебек иде миңа. Хәзер ул мәктәп юк инде, бинасы инде җимерелеп килә.

«Мәктәпкә барасымны белгәч, бик сөендем, урамга йөгердем»

«Интертат» редакциясенең редакторы Ләйсән Хафизова:

Мине бик кечкенәдән укырга, язарга өйрәткәннәр, математиканы да яхшы белә идем. Бер көнне әти белән әнинең сөйләшеп торганын ишеттем. «Ләйсәнне быел укырга бирергә кирәк» , – ди әти. Мәктәпкә барасымны белгәч, бик сөендем, урамга йөгердем. Юлда бик калын тузан иде. Сандали белән шул тузанны туздырып, юл аша чыгып чапканым әле дә истә. Бу 1982 ел иде.

«Мин мәктәптә укырга бик ярата идем»

СММ буенча шеф-редактор Эльвира Садреева:

Әтием – хәрби, мин беренче сыйныфка кергәндә, без Венгриядә хәрби частьта яшәдек. Бу 1989 ел иде. Хәтерлим, балалары булган гаиләләрне бер катлы йортка (хәзерге таунхауслар кебек), ә ялгызларны һәм баласызларны өч катлы тулай торакка урнаштырдылар, без шунда яшәдек. Хәрби частьнең башлангыч мәктәбе шушы тулай торакның беренче катында иде, ә олыраклар исә автобуста башка зуррак хәрби частька барып укыды. Башлангыч мәктәптә беренче сыйныф дүртенче белән, ә икенче сыйныф өченче белән бергә укыды, безне ике укытучы укытты.

Безнең укытучы мәктәп кабинетлары янында яшәгәнгә күрә, ул безне үзенә кунакка алып керә һәм Кашпировскийның сеансларын тыңлата иде. Берни аңламасак та, тыңлап утыра идек инде.

Без гаилә белән бу илгә сентябрь башында килдек, бәйрәмгә өлгермәдек, шуңа минем «линейка» да булмады. Мәктәпкә кергәндә иң истә калган әйбер ул – Совет заманындагы, нәни филләр төшерелгән күн букчам.

1990 елда Совет гаскәрләрен Венгриядән чыгардылар һәм без гаилә белән Казанга кайттык. Икенче сыйныфка мин хәзерге Яңа Савин районында урнашкан 9нчы мәктәпкә кердем. Анда инде барысы да бәйрәмчә иде – өстемдә мәктәп формасы, кулымда гладиолус бәйләме, беренче кыңгырау һәм зур, иркен сыйныф. Мин мәктәптә укырга бик ярата идем, шуңа ул вакытлар күңелемдә бер җылы хатирә булып уелып калды. Хәзер дә аларны сагынып искә алам, барлык укытучыларымны, сыйныфташларымны хәтерлим, кайберләре белән әле дә аралашам.

Фото: © Эльвира Садреева

«Алда сине нәрсә көтүе билгесезлек белән каушата иде»

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе баш редактор урынбасары Зилә Мөбәрәкшина:

1 сентябрьнең беренче кыңгыравы минем өчен 2005 елда яңгырады. Ул вакытта Казанның Зооботаника бакчасы янында яши идек. Өй янында гына 88 нче мәктәп булса да, әти-әнием мине татар телендә белем бирүче 27 нче гимназиягә укырга кертте. Башта ни өчен шулай булганын аңламасам да, еллар үткәч кенә моның төп асылына төшендем.

Ул көн дулкынландыргыч та, тылсымлы да, курку катыш кызыклы да иде. Кулга чәчәк бәйләмнәре тотып, ак бантиклардан, иң матур туфлиләр киеп, барлык кеше алдында шигырь сөйләп, дулкынланган мизгелләр, тәүге бәйрәм линейкасы бүген дә күз алдымда. Сыйныф бүлмәсенә кергәч, яңа гына ясалган ремонтның, буяуның исе килеп торуы хәтергә уелган. Андагы чисталык, өр-яңа парталар үзенчәлекле мохит тудыра иде.

Алда сине нәрсә көтүе билгесезлек белән каушата иде. Әмма беренче тапкыр такта янына чыгып, кулга акбур тотып язарга өйрәнү, тизлеккә уку, санарга өйрәнү мизгелләрен бер дә онытмыйм. Аннары ашханәдә дежур торулар, сыйныф бүлмәсен җыештырулар, экскурсияләргә йөрүләр башланды — бу эшләр безне тагын да якынайтты, дуслаштырды. Укытучыбыз Миләүшә Мансуровна безне төрле татар язучылары белән очрашуларга алып бара иде. Йолдыз Шәрапова, Роберт Миңнуллин, Резедә Вәлиевалар белән беренче танышу-очрашулар киләчәк тормышымда бик зур йогынты ясады.

Мәктәпнең исеме дә җисеменә туры килә: Казанның нәкъ үзәгендә урнашкан гимназиядә барлык фәннәрне татар телендә укыдык! Татар балалар бакчасына йөргәннән соң үземнең туган мохитемә килеп эләккәндәй булдым. Башлангыч сыйныфларда рус теле һәм әдәбияты дәресләре бераз авыррак бирелсә дә, 5 нче музыка мәктәбендә укыганда әкренләп русча сөйләмне дә үзләштердем. Дәресләрдән тыш, мәктәбебезнең «Ләйсән» ансамбле белән сәхнәләрдә чыгыш ясаулар, бәйрәм чаралары – мәктәп елларына үзгә бер иҗади сулыш өстәде.

27 нче гимназиядә укуым белән чиксез горурланам! Чөнки без бер чорда танылган баянчы, музыкант Булат һәм чаралар оештыручы, активист Илсөяр Хисмәтовлар, «ШАЯН ТВ»да эшләүче Ләйсән Шәрәфетдинова, «Ак Барс»ның билгеле комментаторы, журналист Илья Тагиров һәм башка бик күп талантлы яшьләр белән укыдык. Бүгенге көннән караганда, 2000 нче еллар башы – татар шәһәр балаларының тулы бер көчле, зыялы һәм милли үзаңлы буыны формалашкан дәвер булган икән, дигән нәтиҗәгә киләм.

Фото: © Зилә Мөбәрәкшина

«Беренче класста 6 малай арасында бер кыз булып укыдым»

Рузилә Мөхәммәтова:

Мәктәп хатирәләре бик аз сакланган, балаңны укытып чыгаргач, аның мәктәп чоры үзеңнекен оныттыра ахрысы. Мин укырга кергәндә (1978 ел) авылда башлангыч мәктәп кенә иде. 1 сентябрьне хәтерләмим дә, янәшәдә балалар бакчасы булгач, бер ишектән чыгып икенчесенә кергән кебек кенә булгандыр, күрәсең. Беренче сыйныфта 6 малай арасында бер кыз булып укыдым, алар арасында үземне якларга өйрәнгәнмендер. Укытучыбыз Лиза апа Фатыйхова иде, рус теленнән Илсинә апа Фатыйхова укытты – урыннары җәннәттә булсын. Хәзер безнең авылда тугыз еллык мәктәп эшли. Ә мин укыган бинага йөреп соңрак әнием дин дәресләре өйрәнде, шулай итеп ул бина миңа дөньяви фәннәрне өйрәтсә, әнигә дини гыйлем бирде.

Фото: © Рузилә Мөхәммәтова

«Мин сөйләшергә яратмый идем»

Илзирә Гиздуллина:

2001 елда мәктәпкә укырга кердем. Ул вакытларда безнең 11 еллык мәктәптә 120ләп кеше укый иде, хәзер инде 70 тирәсе генә. 1 сентябрь бәйрәмендә шигырь сөйләгәнем, җырлаганым истә.

Мин балачакта сөйләшергә яратмый идем, кешеләр белән дә бик дус булмадым. Бераз үсеп, «ачыла», сөйләшә башлагач, миңа сыйныфташым «Мин сине әпә дип уйлаган идем», – дигәне истә.

Фото: © Илзирә Гиздуллина

«Бу – бер дә кызык тарих түгел»

Ильяс Хаҗиев:

Абый белән яшь арабыз бер ел. Аның беренче сыйныфка керәсен белгәч, көнләштем, чөнки минем дә аннан калмыйча, укырга барасым килде. Бу – бер дә кызык тарих түгел, чөнки абый белән бер сыйныфта укыгач, аның күңеле төште, үзен минем абый итеп хис итми башлады. Ул хәтта «өчле капчыгы»на әйләнде. Бу – 2007 ел иде.

«Беренче көнне үк укытучым Земфира Денисламовнага гашыйк булганым истә»

Гөлнар Гарифуллина:

Мин 1990 елда Чаллының 52 нче татар мәктәбенә беренче сыйныфка укырга кердем (аны татар мәктәбе була, дидедәр дә, «татарланып» бетә алмады инде ул барыбер). Бу татар теле өчен көрәшеп йөргән еллар, шул вакытта бездә мин укыган мәктәп ачылды.

1 сентябрь көнне әнинең чәчләремне ике толымга үреп, артта «крест на крест» ясап, ике зур бантик куйганы исемдә. Кулымда ап-ак гладиолуслар бәйләме иде. Шулай җыенып мәктәпкә бардым. Беренче көнне үк укытучым Земфира Денисламовнага гашыйк булганым истә, минем өчен ул «алиһә», илаһи бер зат кебек иде. Җитмәсә, ул безнең Саба районыннан булып чыкты, якташым.

Беренче сыйныфтан ук мин үземнең әйберләргә сакчыл булганмын, көндәлегем дә гел пөхтә булганы истә. Хәтерлим, 1 сентябрьдә ак ручка алып барган идем, ел ахырына кадәр шуның белән йөрдем. Башка балалар ручкаларын йә югалтып, йә алыштырып бетерделәр, ә мин югалтмыйча йөрдем.

Укырга кергәч, мәктәптә уза торган бәйрәмнәрдә укытучыларга багышлап җырлар җырлаталар иде.

«Мин беренче сыйныфта берүзем укыдым»

Зөлфия Шәвәлиева:

Беренче сыйныфка мин 2010 елда бардым. 1 сентябрь бәйрәме туган авылымда түгел, ә күрше авылда булды, чөнки үзебезнең авылда мин – бердәнбер укучы идем. Анда беренче тапкыр сыйныфташларымны күрүемне, Роберт Миңнуллинның шигырен ятлап баруымны һәм «Туган тел» җырын җырлаганны хәтерлим. Мин «Туган тел» җырын башкарганда, куркып калган булганмын. Уйгә кайткач, әти-әниемә: «Калганнар акырып җырлады, мин дә аларга кушылып акырдым», - дигәнмен. Әни әле дә моны көлеп искә ала.

Мин беренче сыйныфта берүзем укыдым. Укытучым Резедә Хәйдәрҗановна күрше авылдан мине генә укытырга дип килә иде. Укытучы апамның өч улы гына бар иде, кызы булмаганга күрәме, ул көн дә миңа чәчемне төрлечә итеп үрә, «прическалар» ясый иде. Без аның белән бергә кызык итеп укыдык, төрле рәсемнәр ясадык.

Мәктәпкә алты яшьтә бардым, чөнки мин укырга кермәсәм – ул мәктәп ябыласы иде, шуңа әти-әнием мине иртәрәк укырга бирергә булдылар. Ә җиде яшь миңа 1 декабрьдә генә тулды.

Блем бәйрәмендәге мәктәп формасын – ак алъяпкычымны, кулымдагы пакетка төргән георгин чәчәкләрен хәтерлим.

«Ул вакытта әрсез идем мин»

Милена Новикова:

Мин 2006 елда укырга кердем. Беренче белем бәйрәмемңә кояшлы матур көн иде.

Беренче сыйныфка керүчеләргә Авыл советы букчалар әзерләгән иде. Гәрчә мәктәпкә өч кыз керсәк тә, безгә малайларныкы кебек «Человек паук»лы, зәңгәр, ялкын сары, яшел букчалар сайлаганнар иде. Мине иң беренче итеп чакырдылар һәм зәңгәр букчаны тапшырдылар. Ул миңа ошамады, шуңа мин: «Моның белән укырга да барасы бар ич әле», - дип уйлап, бөтен кеше алдында аны ялкын сарыга алыштырдым. Ул вакытта әрсез идем мин.

Шулай ук, бәйрәмдә беренче кыңгырауны бирүем дә истә. Мине бер бик озын буйлы егетнең җилкәсенә утыртканнар иде. Җиргә карап, бигрәк биектә мин, дип курыкканым әле дә истә.

«Берничә җыр яңгыраганнан соң, ул елап кайтып китте»

Камилә Билалова:

Белем бәйрәменә мин әти-әнием белән бергә килдем. Һәр ата-ана, баласын беренче сыйныфка алып барганда, үзенең мәктәп елларын искә төшерәдер. Әтиемнең дә, әллә мәктәп елларын искә алып, әллә дүртенче кызын да мәктәпкә озатуын аңлап, күңеле нечкәрде. Берничә җыр яңгыраганнан соң, ул елап кайтып китте. Унбер ел эчендә ул мәктәптәге чараларга башка килмәде. «Кызым, беренче сыйныфта елаттың инде, җырларыгыз бик күңелгә тия», - ди иде гел.

Фото: © Камилә Билалова

«Базардагы букчаларга кечкенәдән ук кызыктым»

Фирүзә Гыйниятова:

1 сентябрьнең үзенә караганда, мәктәпкә әзерләнүебез күбрәк истә калган. Минем өч яшькә олырак абыем бар, ул мәктәпкә кергәч, аны гел август аенда «киенергә» алып баралар иде. Мин дә ияреп бара торган булдым, базардагы букчаларга кечкенәдән ук кызыктым.

Ниһаять, 2012 елда мин дә шул Тәтеш базарына мәктәпкә киемнәр алырга дип бардым. Ул вакытта безнең күрше авылда урнашкан дуртъеллык мәктәптә бердәм форма юк иде. Шуңа миңа әти-әнием кара, өске өлешендә ак шакмаклары да булган сарафан алды. Хәтерлим, ул сарафанны кигәч, миңа сатучы апа да, яндагы апалар да «килешә, матур» дигәннәр иде. 14 ел үтте, тик ул сарафанны әти-әнием һәм үзем һаман да «матур иде», - дип искә алабыз.

Алай да, белем бәйрәмендә:

«Чәчәкләр тотып кулга,

Без чыктык озын юлга.

Һәркем белән, әлбәттә,

Без барабыз мәктәпкә»

шигырен сөйләвем, беренче укытучым Фирдания Фәрит кызының җылы карашы, сыйныфташларым белән бер-беребездән оялуларыбыз, әти-әниемнең: «Әйбәт укы, кызым», - диюләре, миңа ышанулары истә.

Гадәттә, балалар кулларына әлифбаны беренче тапкыр мәктәптә ала, ә мин инде аны тулысынча дәү әтием белән укып чыккан, өйрәнгән идем. Андагы матур рәсемнәргә карап, дәү әтигә хикәяләр уйлап чыгарып сөйләгәнем дә истә. Бәлки, журналист булачагым шул вакытта ук билгеле булгандыр...»

Фото: © Фирүзә Гыйниятова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар