news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Интертат» журналисты Гүзәл Абдуллинадан яңа җыр: «Җырлармын» дип сүз бирдем»

news_top
«Интертат» журналисты Гүзәл Абдуллинадан яңа җыр: «Җырлармын» дип сүз бирдем»
Фото: Гүзәл Абдуллина "Интертат"ка үзе бирде.

«Интертат» журналисты Гүзәл Абдуллинаның «Бер назлы сүз» дигән беренче җыры музыкаль мәйданчыкларга чыкты. Гүзәл белән җыр яздыру теләге ничек барлыкка килүе турында сөйләштек.

«Вокал буенча профессиональ белемем булмаса да, балачактан җырлап үстем. Музыка мәктәбендә 3 ел баян һәм фортепиано буенча укыган идем, ноталар таныйм.

Мәрхүм Саҗидә әбием бик матур җырлый иде, минем дә җырчы булуымны тели иде. Аның безнең арабыздан китүен бик авыр кичердем, «җырлармын» дип сүз бирдем.

Җыр яздыру хыялы күптән бар иде инде. Вазыйх Фатыйхов сүзләренә язылган җырны Риваль Хисмәтуллиннан алдым, аранжировканы Айдар исемле егет ясап бирде», – дип сөйләде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар