Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Интертат язмаларын аудиодан ничек тыңларга?

"Интертат" сайтында чыккан яңалыкларны хәзер тыңлап та була. Сайтка Ольга Яковлеваның RHVoice программасы нигезендә эшләнгән “Тәлгать” сөйләм синтезаторы (җыйнагычы) урнаштырылды.

news_top_970_100
Интертат язмаларын аудиодан ничек тыңларга?
Яңалыкларны тыңлау өчен хәбәр янында ачылган төймәгә басарга кирәк. Туктату, пауза режимнары бар. Синтезаторны тавышландыручы - Тәлгать Хамматшин. Киләчәктә башка дикторларның тавышларын урнаштыру да күздә тотыла. "Тәлгать" сөйләм җыйнагычын Интертат сайтына ялгау эшендә "Татар теленең язма корпусы"проекты авторлары (Мансур Сайхунов, Рөстәм Хөсәенов һәм Тәүзих Ибраһимов) ясаган технологияләр кулланылды.

"Интертат" сайтындагы яңалыкларны яңгырату (сөйләтү) системасы Республиканың начар күрүчеләр һәм күрмәүчеләр өчен махсус китапханәсендә Ольга Яковлеваның RHVoice программасы нигезендә эшләнгән һәм "Тәлгать" сөйләм җыйнагычы дип атала.

“Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе сөйләм синтезаторын гамәлгә куюда катнашкан Мансур Сайхунов һәм Татарстанның күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр китапханәсе директоры Наил Сәфәргалиев белән элемтәгә керде.

Мансур Сайхунов сөйләм синтезаторы сыйфаты һәм матурлыгы буенча иң яхшыларның берсе дип исәпли. “Башка сөйләм синтезаторларыннан аермалы буларак, аның өстенлеге – тулысынча ачык технологияләргә нигезләгән булуы. Ягъни, сөйләм синтезаторының бөтен кодлары, базалары һәркемгә бушка бирелә. Һәр оешма, һәр кеше акча түләмичә генә аннан файдалана ала. Интернетта урнаштырылган, һәркемгә рөхсәт бирә торган лицензия документта теркәлгән. Сөйләм синтезаторына Ольга Яковлеваның RHVoice программасын нигез итеп алдык. Әлеге программа Windows, Linux, Android һ.б. системаларда эшли. Яңадан акча сарыф итәргә туры килмәде, шул программага гына нигезләндек. RHVoice программасыначар күрүчеләр яки бөтенләй күрмәүчеләр өчен эшләнелгән “Программа невизуального экранного доступа” nvda.ru программасы белән дә эшли”, - ди Мансур Сайхунов.

Сөйләм синтезаторы иң беренче тапкыр Татарстанның күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр китапханәсендәкулланылган. “Мондый программаларны яңа баштан эшләп утыру бюджет акчасын әрәм итү генә булып чыга. Шуңа күрә, ачык технологияләргә нигезләнеп эшләү зур мөмкинчелек бирә. Элегрәк “Тәүзих” дигән сөйләм синтезаторы бар иде, аны безнең корпустан тыңлап карарга була. Әмма ул иске технологияләргә нигезләнде. Ә хәзерге “Тәлгать” синтезаторын без акрынлап шомартабыз, кешеләр хаталар тапса, язып та җибәрә, үзебез дә төзәтмәләр кертеп торабыз”, - диде ул.

“Ольга Яковлева үзе дә RHVoice программасын гел камилләштерә, яңа алгоритмнар кертә. Шул алгоритм нигезендә автоматик рәвештә безнең татар синтезаторы да яхшыра, чөнки Ольга Яковлева синтезаторы егермегә якын телләр өчен төзелгән. Шулар арасында татар теленең булуы бик яхшы фактор дип саныйм”, - дип сөйләде Мансур Сайхунов.

Интертат.татар электрон газетасында сөйләм синтезаторы тест рәвешендә эшли. “Сайтларда бүтән кулланучыларны әлегә белмим, ләкин начар күрүчеләр синтезатордан бик актив файдалана”, - диде Мансур Сайхунов.

Татарстанның күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр китапханәсе директоры Наил Сәфәргалиев сүзләренчә, татар сөйләм синтезаторын күпләп куллана башлаганнар. “Синтезаторны актив файдаланалар, хәтта Литвадан да сорап шалтыртаучылар булды. Без аны үзебезнең китапханәнең сайтына урнаштырдык. Начар күрүчеләр өчен махсус мәктәпләр дә мөрәҗәгать итте, без һәр балага программаны урнаштырырга рөхсәт бирдек. Бер Чистай шагыйре дә безнең программадан файдаланып, китабын татар һәм рус телләрендә яза. Күрмәүчеләр әлеге сөйләм синтезатор программасын телефоннарына да йөкли ала”, - диде ул.

Наил Сәфәргалиев тавыш синтезаторында ни өчен ТРның халык артисты Тәлгат Хамматшин тавышы яңгыраганын аңлатып үтте. “ТРның күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр китапханәсе сукырлар өчен татар телендә китаплар чыгаручы дөньядагы бердәнбер оешма. Шунда без халыкка мөрәҗәгать итеп, “кемнең тавышын куярга?” – дип сорадык. Күрмәүчеләр Тәлгат Хамматшинга тавыш бирде. Хәзерге вакытта синтезаторда хатын-кыз тавышын да булдырырга телибез. Бу эшне кыш көне эшләп чыгарбыз дип уйлыйм. Хатын-кыз тавышын да күрмәүчеләр үзләре сайлаячак. Кем җиңеп чыга, шуның тавышын куячакбыз”, - диде ул.

“Киләчәктә күрмәүчеләр өчен яңа техникалар чыгуы планлаштырыла. Без тавыш синтезаторын анда да кертергә ниятлибез. Шулай ук, татар телен өйрәнүчеләр өчен дә ул бик файдалы программа”, - диде Наил Сәфәргалиев.

Әлеге вакытта яңалыкларны сөйләтү системасы Интертат сайтында тест рәвешендә эшли. Шуңа күрә кайбер функцияләр кайвакыт дөрес эшләмәскә мөмкин.

  • Проблемалар турында безнең редакциягә info@tatar-inform.tatar адресына хәбәр итүегезне сорыйбыз.

Сөйләм синтезаторыныңтөп үзенчәлекләре: синтезланган сөйләм сыйфатының югары дәрәҗәдә булуы һәм ирекле лицензия белән тәкъдим ителүе. Ягъни, теләсә кайсы кеше яки оешма тарафыннан тулысынча бушлай кулланыла ала.


Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/07/169233/

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100