Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Интертат» хәбәрчесе Юлай Низаевка Фотографлар берлеге бүләген тапшырдылар

Рәхмәт хатын, Татарстан Фотографлар берлеге үсешенә керткән өлеше өчен, Берлекнең рәисе Виктория Шиһапова бирде.

news_top_970_100
«Интертат» хәбәрчесе Юлай Низаевка Фотографлар берлеге бүләген тапшырдылар
ТР Фотографлар берлеге әгъзасы Роза Садриева фотосы

«Татар-информ» һәм «Интертат» журналисты Юлай Низаев Татарстан Фотографлар берлегенең Рәхмәт хатына лаек булды.

Бүләкне Юлай Низаевка пәнҗешәмбе көнне фотографларның даими уза торган утырышында Фотографлар берлеге рәисе Виктория Шиһапова тапшырды.

Яшь фотографка бу бүләкне берлек үсешенә керткән өлеше өчен бирделәр.

Юлай Азамат улы Низаев – 2022 елдан ТР Фотографлар берлеге, Татарстан һәм Россия Федерациясе Журналистлар союзлары әгъзасы.

Юлай Низаевның республика фотографлары эшчәнлеге, Берлекнең хезмәтләре турында репортажлары һәм мәкаләләре еш кына безнең ресурсларда дөнья күреп тора.

«Без халык һәм төрле оешмалар, берлекләр белән ике арада тоташтыручы күпер булып торабыз. Фотограф – ул тарихны фотосурәтләр аша теркәп баручы. Хөрмәтегез өчен ихлас рәхмәт», – ди Юлай үзе.

Юлай Низаевны уңышлары белән котлыйбыз.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 16 май 2025
    Исемсез
    Юлай,ихлас куңелдән котлыйбыз! Киләчәктәдә шундый актив позицияда калырсың дип өмет итәбез! Лениза Хөсәен кызы.
  • 16 май 2025
    Исемсез
    Юлай,ихлас куңелдән котлыйбыз! Киләчәктәдә шундый актив позицияда калырсың ,язган ,төшеогәнрепорта
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100