«Интертат» тулысынча ясалма фәһем ярдәмендә әзерләнгән беренче татар клибын тәкъдим итте
«Татмедиа»ның «Кәеф» медиа лабораториясендә ясалма фәһемдә ясалган татар клибын – «Ясалма» тәкъдим ителде. Бу – тулысынча ясалма фәһем тарафыннан әзерләнгән беренче татарча клип.
«Ясалма» җыры һәм клибы ясалма фәһем технологияләре белән «Интертат» продюсерлык үзәгендә әзерләнде. Продюсер – Рәмис Латыйпов, ясалма фәһемдә фото-видео генерация – Айнур Җамалетдинов, җыр тексты, көй, җырчы, видео – ясалма фәһем.
«Күптән түгел социаль челтәрләрдә, интернетта эшләү буенча укулар үткәрдек. Элек кешеләр җир сөргәннәр, ә хәзер бу эшне тракторларга утырып эшлиләр. Журналистика да шул юлдан барыр дип уйлыйм. Яңа инструментлар журналистларга мәгълүматны эзләүдә, аны эшкәртүдә, тәрҗемә итүдә ярдәм итә. Шул рәвешле, журналистның тормышын җиңеләйтә. Ул инструментлар журналистларга рерайтлар ясарга, монтаж ясарга, фотографияне эзләргә дә ярдәм итә», – диде «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков.
Аның фикеренчә, нейрочелтәрләр ярдәмендә эшләнгән әйберләрне якын киләчәктә бар кеше дә куллана алачак. «Берничә ай эшендә журналист үзе дә ничек итеп эшләргә кирәклегенә өйрәнә алганына төшендек. Нейрочелтәрнең татар телен аңлавы, ул тудырган продуктның җанлы булуы мөһим. Нейрочелтәр кысаларында контентны никадәр күбрәк куллансак, шулкадәр ул акыллырак булачак. Соңгы 10 елда «Татар-информ», «Татмедиа» татарча контент булдыруга үз өлешен кертте, башка коллегаларыбыз да бу эштән читтә калмады. Бүген без җиңнәрне сызганып моңа алынырга тиеш, чөнки бу – киләчәк», – диде ул.
«Бу очракта клип ул – уен кебек, ләкин журналистиканың кайсы юнәлештә барганын аңлап эшләнгән продукт. Нейрочелтәр редакторы – киләчәк һөнәре. Ул күпмедер дәрәҗәдә тулы бер редакцияне алмаштыра алачак. Дизайнер, графист, хәбәрләрне эзләп, җыеп баручы да кирәк булмаячак. «Интертат» бу эшкә беренчеләрдән булып алынган, рәхмәт! «Татар-информ» киләчәктә башкаларны да бу эшкә өйрәтер, дип уйлыйм», – диде Шамил Садыйков.
Клипның продюсеры, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе һәм «Интертат» сайты баш мөхәррире Рәмис Латыйпов әйтүенчә, ясалма фәһем технологияләре яңалык түгел. Ул ясалма фәһемдә текст, аудио, клипларның моңа кадәр инде булуын искәртте. Аның әйтүенчә, бу клипның яңалыгы – аның тулысынча ясалма фәһем белән әзерләнгән булуында. Ягъни, аның тексты да ясалма фәһемдә язылган, музыкасы да нейрочелтәрләр тарафыннан булдырылган, җырчысы да ясалма фәһемдә генерацияләнгән, видеолары да нейрочелтәрнеке.
Рәмис Латыйпов әйтүенчә, нейроҗырлар хәзерге татар эстрадасы җырларына конкуренция тудыра икән, димәк, бу – ул кешеләрнең үзләрен камилләштерү өстендә эшләмәүләренә бер күрсәткеч булып тора.
«Әгәр ясалма фәһем теге яки бу җырчыга конкуренция тудыра ала икән, димәк, ул җырчы, аранжировщик, композитор күңелен биреп эшләми, дигән сүз. Татар эстрадасында андый җырлар бар – ул берничә нотадан тора, җырчы ноталарга эләкми, җырлар берсеннән берсе аерылып тормый. Ә нейрочелтәр әле һәр җырда ничектер үзенчәлек табарга тырыша.
Икенчедән, нейрочелтәр – мөмкинлекләр, дигән сүз. Мәсәлән, без клип төшерү өчен космик корабльне арендалый алмыйбыз бит. Ә нейрочелтәр ярдәмендә клипны космик корабль фонында да, шахта эчендә дә – җаның кайда тели, шунда төшереп була.
Кайбер кешеләр нейрочелтәрдән курка, әмма ул кешеләргә мөмкинлекләр бирә. Нейрочелтәр дөньяны яулап алды, без аны күреп кенә бетермибез. Минемчә, төп максатыбыз – нейрочелтәрләргә кызыксынуны арттыру», – диде Рәмис Латыйпов.
Айнур Җамалетдинов клипны эшләү, әзерләү процессы турында сөйләп үтте. «Баштан клипка сценарий язарга кирәк иде. Сценарий язу өчен «Chat GPT-4» кулланылды. Клип өчен роликлар «Kling Ai» белән генерацияләнде. Ләкин роликлар булдыру өчен башта рәсемнәр кирәк булды, моның өчен «Flux Pro» кулландым. Ул «Seeart» сайтында һәм «Mistral Chat» сайтында эшли. Җырны, клипны әзерләү өчен 2 атна вакыт китте», – диде ул.
Рәмис Латыйпов әлеге клипны әзерләү өчен якынча 1000 сум сарыф ителгәнен әйтте. «Кеше хезмәтен кертеп исәпләмәгәндә», – дип аңлатты ул.
«Сахамедиа» генераль директоры Виктор Колесов бу юнәлештә 3 ел элек эшли башлаганнарын әйтте. «Без басма матбугатка нигезләнәбез, бу – тел саклансын өчен дә кирәк. 10-15 елда ясалма фәһемне актив кулланачаклар, тәрҗемәче һөнәре бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Бүгенге көндә теләсә кайсы фильмны ясалма фәһем ярдәмендә онлайн татар теленә тәрҗемәдә карап була. Моның өчен аерым тәрҗемәчеләр студиясен булдыруның кирәге калмаячак. Балалар теләсә кайсы фильмны туган телдә карый алачак. Бу – бик зур прогресс. Сезгә уңышлар телим!» – диде ул.
Ул фотоларның авторлык хокуклары буенча да проблема барлыгын искәртте.
«Хәзер без ясалма фәһем ярдәмендә фотоларны барлыкка китерәбез», – диде ул.
Шул ук вакытта ул ясалма фәһемнең кешене алыштыра алмаячагын әйтте: «Шуны да әйтеп үтәсем килә: күптән түгел ясалма фәһем ярдәмендә ролик тәкъдим ителгән иде. Ләкин кешеләр аны кабул итә алмады, чөнки алар өчен тарих, кеше – актерның булуы мөһим. Ясалма фәһем редакторы һөнәре киләчәктә бик популяр булыр, һәм аңа ихтыяҗ булачак. Чөнки бу һөнәргә ия булган кеше мөхәррир дә, рәссам да, режиссер да була. Бер яктан, уңай яклары бик күп. Шулай ук, минуслары да бар. Ясалма фәһемне галәмгә очу белән тиңләп була: безне кызыклы, мавыктыргыч, шул ук вакытта куркыныч әйберләр көтәргә мөмкин», – диде Виктор Колесов.
Клипны тәкъдим итү кичәсендә журналистлар клипның авторларына сораулар бирде.
«Мондый типтагы җырларны ишеткәнегез бардыр. Нотага эләкмичә җырлаган кайбер җырчылардан нейрочелтәр башкарган җыр яхшырак яңгырый. Эчтәлеге ягыннан да кайбер җырларга караганда мәгънәлерәктер. Нейрочелтәр татар эстрадасындагы кайбер җырчыларны алмаштыра, дип һич кенә дә әйтәсем килми, бу – үзенә күрә бер эксперимент. Әгәр бу кемгә дә булса конкуренция ясый икән, димәк, ул җырчыларның җырлау дәрәҗәсе нейрочелтәр дәрәҗәсендә генә», – диде Рәмис Латыйпов.
Аның фикеренчә, нейрочелтәр үсештә һәм үзгәрештә. «Программаларда генерацияләп карасагыз, нейрочелтәр һәр җырны үзенчә тәкъдим итәргә, яңалык эзләргә тырыша. Мәсәлән, безнең кайбер аранжировщикларны, композиторларны карасаң – бөтен җырлары бер төсле, бернинди яңалык эзләмиләр шикелле. Җырның башын гына тыңлап та, аны кем язганын билгеләп була кайчак, монда яңалык юк икән, дип әйтергә була», – диде ул.
Татар блогеры Фәгыйлә Шакирова: «Татар эстрадасыннан акчалы бер кеше бу җырны авторлаштырырга теләсә, сатар идегезме?» – дип сорады. «Без – продюсерлык үзәге, рәхәтләнеп сатабыз. Аны программа эшли, һәм ул түләүсез – җаның теләгән кадәр җыр яздырып була», – дип, уены-чыны белән җавап бирде Рәмис Латыйпов. Җырны «заказ буенча» яздырып буламы, дип сораучылар булды. «Suno» сайтында җырның тизлеген, жанрын сайлап булганлыгы әйтелде.
«Сөембикә» журналы редакциясе журналисты Чулпан Галиәхмәтова, ясалма фәһем татарча акцентсыз җырлый башлармы, дип сорады. «Ясалма фәһемнән никадәр күп кеше файдаланса, шулкадәр сөйләшүе дә яхшырачак. Ни дәрәҗәдә кулланылышка керер... Безнең максатыбыз да шул – аны күбрәк кеше куллансын иде. Чынлыкта, ясалма фәһемне инде идея чыганагы буларак кулланалар. Әмма аны «бу – мин язган җыр» дип тәкъдим итәләр. Без баштан ук әйтәбез: бу җыр – ясалма. Аның җырчысы да, видеосы да җир йөзендә юк. Без моны ясалма фәһемгә кызыксыну уяту өчен һәм кешегә аның мөмкинлекләрен күрсәтү өчен тәкъдим итәбез. Нейрочелтәрне мошенниклар да куллана, кешеләр аның нәрсә икәнен белсен иде», – дип җавап бирде Рәмис Латыйпов.
Ул, мисал итеп, Кытайны һәм андагы «iFLYTEK» компаниясендә булуын сөйләде: ясалма фәһем һәм тавыш технологияләре юнәлешендә махсуслашкан бу корпорациядә 11 мең кеше эшли. «Билгеле, без алар белән чагыштырырлык та хәлдә түгел», – ди ул.
«Интернет кергән вакытта да җәмәгатьчелек арасында курку булган иде. Интернет – шайтан «оясы», ул татарга кирәкми, ташка басылган булсын, дигәннәр иде. Интернет бар, аны бетереп булмый, бар икән, аны кулланырга кирәк», – диде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе һәм «Интертат» сайты баш мөхәррире.