news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Интертат» татар көрәшенә багышланган «Энҗеле көрәш» проектын башлый

«Энҗеле көрәш» татар милли көрәшен кызлар күзлегеннән күрсәтәчәк.

news_top
«Интертат» татар көрәшенә багышланган «Энҗеле көрәш» проектын башлый

«Татар-информ»ның татар редакциясе «Интертат» сайтында татар көрәшенә багышланган «Энҗеле көрәш» проектын башлый.

Видеоблог татар көрәшчеләрен таныту, интернет челтәрләрендә милли спорт төре белән кызыксынуны арттыру максатыннан башланып китте. Проектның авторы Энҗе Габдуллина көрәшне кызлар күзлегеннән күрсәтәчәк. «Энҗеле көрәш» тә ярышлардан репортажлар, көрәшчеләрнең шәхси тормышы турында кызыклы фактлар һәм бераз шаяру катыш аналитика.

«Энҗеле көрәш» нең беренче чыгарылышы күптән түгел узган Татарстан чемпионаты турында. Көрәшчеләр ни өчен бер районнар икенче районга күчеп йөриләр? Барысына да акча гаеплеме? Лаеш ничек ярты Республиканы сатып алган? Әлмәт тренерлары нәрсәгә дулый? Кем кемгә гашыйк та, кем кемне ярата? Бу сорауларга җавап «Энҗеле көрәш» нең «Легионерлар» дип аталучы беренче чыгарылышында. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар