Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Интертат” сәламәтлек марафоны: “Яңа елга – яшәреп!”

Һәрберебез, көнгә бер генә мәртәбә булса да, көзгегә карап, “эх, бераз ябыгасы иде, яшәрәсе иде” дип кабатлый. Бу теләкләр Яңа ел бәйрәме алдыннан бигрәк тә көчәя. Шуңа да без сезгә ярдәм итәргә булдык: “Интертат”та #сәламәтлек #ябыгу #матурлык марафонына старт бирәбез!

news_top_970_100
“Интертат” сәламәтлек марафоны: “Яңа елга – яшәреп!”

Нишлисе булачак?

5 декабрьдән башлап 21 көн дәвамында табиб, Россиянең интегратив һәм картаюга каршы медицина ассоциациясе әгъзасы Энҗе Кадыйрова сезгә организмны чистарту һәм дөрес туклану турында киңәшләр биреп барачак, ә сез аның киңәшләрен “Интертат” сайтында һәм социаль челтәрләрдә карап, үтәп барырсыз.

Табиб киңәшләрен төгәл үтәп баручылар көн саен үзләрендә уңай үзгәрешләр сизәр: артык авырлыктан, токсиннардан, организмны картайта торган матдәләрдән котылырсыз. Яшәреп киткән кебек булырсыз, көчегез һәм яшәү дәртегез артыр.

“Яңа елга – яшәреп!” марафонының зур максаты – мөмкин кадәр күбрәк кешене сәламәт туклану режимына күчерү. 

Үрнәк күрсәтүчеләр булачакмы?

Әлбәттә, була! #сәламәтлек #ябыгу #матурлык марафонында әйдәп баручылар - Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров, популяр җырчы Гөлназ Асаева.

Марафонда “Интертат” укучылары да катнаша, без аларны социаль челтәрләрдәге төркемнәребездән сайлап алдык:

1. Зилә Мәүлина, 47 яшь. Чыгышы белән Теләче районы Олы Кибәхуҗа авылыннан, ләкин озак еллар Саба районы Байлар Сабасында яшәгән һәм эшләгән. Бүгенге көндә ике кызы белән Казанда гомер кичерә.

2. Гөлназ Гарипова, 44 яшь. Саба районы Сатыш авылыннан, балалар бакчасында эшли. “Сезнең марафонга кушылып бераз яшәрәсе килә”, - ди ул.

3. Мөнирә Хәмидуллина-Гыйльфанова, 56 яшь. Биектау районында яши, мәктәптә укытучы булып эшли. Өч баласы, өч оныгы бар. “Сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тырышам. Марафонда катнашуының максаты ябыгу түгел, вак-төяк авырулардан арыну. “Интертат” сайтында чыккан материалларны көн саен, бик яратып укыйм. Барыгызга да уңышлар”, - ди ул.

4. Илмира Кәримова, 51 яшь. Казанда яши, ЖКХ өлкәсендә эшли. "Бу марафонда ябыгасы килеп катнашам", - ди ул.

Алар табиб киңәшләрен беренчеләрдән булып үтәп, сезгә этәргеч биреп торырлар. Алардагы үзгәрешләрне күреп, аларның тәэсирләре турында уку сезгә тагын да көч өстәр. Шулай итеп, марафонны бергә үтәбез, бергә үткәндә юл җиңел була!

Хәерле сәгатьтә, дуслар!

Табибтан төп киңәшләр

Табиб Энҗе Кадыйрова. Тумышы белән Кукмара районыннан. 2013 елда елда Казан дәүләт медицина университетын кызыл диплом белән тәмамлый. 2014 елның августыннан җиденче балалар поликлиникасында һәм Республика клиник хастаханәсендә табиб булып эшли. Россиянең интегратив һәм картаюга каршы медицина халыкара институты ассоциациясе әгъзасы. Энҗе Кадыйрова, төп квалификациясеннән тыш, иглорефлексотерапевт, гомеопат, гирудотерапевт белгечлегенә ия. 2016 елда натуропат һәм хаҗама серләренә төшенә. Хәзерге вакытта танылган акушер Гейл Харт курсларында укый.

Энҗе Кадыйрова:

- Ни өчен нәкъ менә мин әлеге марафонны алып барам? Беренчедән, безнең гаиләбез күп еллар дәвамында дөрес туклана һәм даими рәвештә сәламәт яшәү рәвешен алып бара. Барыбыз да үзебезне яхшы хис итәбез һәм башкаларга белгәннәребезне өйрәтү - төп максатыбыз.

Икенчедән, мин – практик табиб. Миңа көн саен сәламәтлекләрен яхшыртырга теләүче кешеләр мөрәҗәгать итә, үземнең тәҗрибәмнән чыгып мин аларга ярдәм итәм.

Өченчедән, мин һәр ай саен үз белемемне арттырам.

   

- Сәламәтләнү нәрсәдән башланырга тиеш? Күп кеше аны дөрес туклану, кайберәүләр спорт белән шөгыльләнү дип саный. Фикерләр төрле. Тик мин марафонда катнашучыларга сәламәт яшәүне физиологик, анатомик яктан аңлатырмын.

Беренче чиратта төп юнәлеш - эчәклек системасын сәламәтләндерү. Шуның өчен беренче бүлектә дөрес туклану гадәтләренә тукталырбыз. Һәрбер ризыкның мөһим матдәләре - аксым, майлар, углеводлар хакында мәгълүмат тупларбыз.

Гөлназ Асаева ни өчен марафонда катнаша?

- Сәхнә кешесе һәрвакыт матур булырга тиеш, шуңа күрә әлеге марафонда бик теләп катнашам. Гастрольләрдә йөргән вакытта туклану рационын көйләп бетереп булмый. Үзем һәрвакыт дөрес тукланырга тырышам. Тик күп очракта нәрсәнең файдалы, нәрсәнең зыянлы булуын белеп бетермибез шул. Күп кенә дус кызларым дарулар һәм коктейльләр ярдәмендә ябыга, әмма алай эшләү дөрес түгел. Инстаграмга күз салыгыз, күп кенә җырчылар әллә нинди аруларга реклама ясый. Янәсе, шуны бер ай дәвамында эчсәң, ябыгансың. Мин һәрвакыт сәламәт яшәү рәвеше яклы, андый әйберләргә каршы. Минемчә, сәламәтлегенне башка юллар белән дә яхшыртырга була.

Иң мөһиме - үзеңә максат куярга һәм алга барырга кирәк. Мин табиб әйткәннәрнең барысын да эшләргә риза. Егерме бер көн минем өчен күп түгел, шуңа күрә марафонны тиешенчә үтә алачакмын. Аннан соң мин бит үзем генә түгел, без бер команда булып эшлибез. Алай күпкә җиңел. Барлык катнашучыларга да уңышлар телим, бирешмәсеннәр! - диде Гөлназ Асаева. 

- Әлеге марафоннан нәрсә көтәсең? – дип сорадык Гөлназдан.

- Үземнең ихтыяр көчемне сынап карарга телим. Без нәрсә ашыйбыз, шуннан торабыз бит. Ябыгуны төп максат итеп куймыйм. Иң мөһиме - сәламәт яшәү рәвеше хакында күбрәк мәгълүмат туплыйсым килә, - диде ул.



5-9 декабрьгә табиб Энҗе Кадыйровадан марафонда катнашучылар өчен биремнәр

Ризык табигый булырга тиеш!

Ризыкның “органик” булуы мөһим. Ягъни, ул чиста туфрак, һава һәм кояш нурлары астында үстерелгән ризык булырга тиеш.

Мәсәлән, ит һәм сөт нинди булырга тиеш? Мөгезле эре терлекне алыйк. Алар төзелеш оешмалары һәм ниндидер заводлар янында торырга тиеш түгел. Терлекләрне, кыш айларыннан кала, караңгы сарайларда да асрарга кирәкми. Терлек көтүгә чыга алган чорда чиста чирәм ашарга тиеш. Терлекләр арпа һәм арыш кына ашап үсә икән, ул очракта әлеге ризык органик булып саналмый. Шулай ук шәһәр янында урнашкан дачаларда үстерелгән җиләк-җимеш, яшелчә йөз процент ук органик була алмый.

Ашаганда тыныч булырга кирәк!

Кеше, ашарга утырганда, тынычланырга, үзенең фикерләрен, уйларын һәм тормыш мәшәкатьләрен ашауга күчерергә тиеш.

Медицинада бу “принцип доминанты А. Ухтомского” дип йөртелә. Ягъни, берәр проблема килеп чыга икән, безнең баш мие туктаусыз шул хакта уйлый. Тән, сәламәтлек өчен бу бик зыянлы. Без көне буе эшлибез, ашаганда да эш турында уйлыйбыз икән, ашказаны-эчәк системасына зыян килергә мөмкин.

Марафон дәвамында телевизор карый-карый ашау тыела!

Баш мие нервларының унынчы пары без тыныч булган очракта гына эшли. Алар ашказаны-эчәк системасына импульслар бирергә тиеш, әмма тынычсызлык очрагында ул импульслар килеп җитми. Нәтиҗәдә ашказаны һәм эчәкләр начар эшли. Гомумән, гел стресс кичерә торган кешенең эчке органнары начар эшли: кемнендер җенси органнары, кайберәүләрнең бавыры авыртырга мөмкин.

Бер ашаганда ризык күләме уч төбенә сыярлык кына булырга тиеш.

Артык күп ашаганда артык авырлык сизелә, эчебез тула, хәлсезлек биләп ала, сулыш кыенлаша. Ашказаны тулган очракта ул янәшә урнашкан органнарга эшләргә комачаулый. Мәсәлән, бавыр, эчәклекләр, үт куыгы, ашказаны асты бизенә һәм талакка, үпкәләр эшчәнлегенә тискәре йогынты ясый. Күп ашау һәрбер орган өчен зыянлы. Ашказаны тулган очракта баш миенең эшчәнлеген авырайта торган артык сигнал килә.

Карынның өчтән бер өлеше ризык, бер өлеше су һәм янә бер өлеше һава өчен каралган. Ашаганнан соң кеше табыннан җиңелчә ачлык хисе белән торып китәргә тиеш. Шулай тукланган очракта яшәве һәм органнарга эшләве җиңел.

Ашамыйча торуны гадәткә кертегез! 

Табибларның 80-90 яшьлек профессорлары барысы да 30-40 яшьлек егетләр сыман. Аларның бердәнбер серләре – ач тору, без аны “интервальное голодание” дип атыйбыз. Атнага ике тапкыр алар бу тәҗрибәне практикада куллана.

Ач торуны дөрес эшләргә кирәк. Ач торып, аннан соң күп итеп ашап ташлау дөрес түгел. Ач торасың икән, ризыкны аз-азлап кабул итәргә, ашказанына зыян салмаска кирәк.

Белеп торыгыз: һәр күзәнәк яңарырга сәләтле. Ач торганда организм көчен ризык эшкәртүгә түгел, башка процессларга түгә.

Яхшылап чәйнәгез!

Ашказаны-эчәк системасының сәламәт булуы ризыкны чәйнәүдән башлана. Чәйни белү бик мөһим процесс. Дөрес һәм озак итеп чәйнәгәндә безнең колак яны төкерек бизе кыскара башлый. Начар чәйнибез икән, колак яны төкерек бизе эшләми, чөнки ул чәйнәү мускулы кыскара барганда гына эшләргә мөмкин. Колак яны төкерек бизе иң кирәкле мәтдаләрне бүлеп чыгара, әлеге матдәләр авызда ризыкны эшкәртүне көйләү өчен кирәк. Ашказанына ризык кергән очракта авыз аны эшкәртә башлый. Эшкәртелмәгән ризык ашказанына киткән очракта организм өчен бу бик начар, чөнки ашказанының эшкәртергә көче җитми.

Ничек итеп чәйнәргә кирәк соң? Ризыкның тәме үзгәргәнче яки ризыкның тәме баллана башлаганчы чәйнәргә киңәш итәм. Ни өчен? Баллана башлагач, ризыкта углеводлар эшкәртелә башлаган дигән сүз. Озаклап чәйнәгән очракта кеше ризыкның тәме үзгәрүен сизәчәк, шул вакытта колак яны төкерек бизе яхшы эшләр.

Марафон дәвамында нәрсәләр ашарга ярамый?

Супермаркетлардан ярмалардан башка бернәрсә дә алырга кирәкми, чөнки анда күп ясалма ризыклар саталар.

Марафонда катнашучыларга туклану рационыннан глютен булган ризыкларны алып ташларга кирәк. Бодай, арыш, арпа, солының составында глютен бар. Алар урынына кукуруз, карабодай, дөге, киноа, амарант кулланыгыз.

Шикәрле ризыклардан баш тартыгыз. Крахмал, арахис, камыр ризыклары, кибеттән сатып алынган сөт продуктлары, гидрогенизацияләнгән майлар (маргарин, эрегән сыр), туңдырма, полуфабрикатлар һәм консервлар, шикәр, варенье, сироп, соклар, катнашында шикәр булган компотлар, газлы эчемлекләр, төрле соуслар, майонез һәм кетчуп тыела. Кибеттән сатып алынган җиләк-җимешләрне дә ашамаска киңәш итәм.

#сәламәтлек #ябыгу #матурлык марафонын социаль челтәрләрдә дә күзәтегез:

ВКонтактедагы төркемебез

Instagram аккаунтыбыз 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100