news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Интертат» Республика көненә махсус проект тәкъдим итә

news_top
«Интертат» Республика көненә махсус проект тәкъдим итә

Татар телендәге иң танылган «Интертат» басмасы Республика көнендә Татарстан тарихының төп чорлары турында махсус проект тәкъдим итте.

Проект визуаль һәм тавышлы бизәлеш белән мультимедиа музее форматында эшләнгән. Аны ачып, республикада яшәүче халыклар, 1990 еллардан башлап төбәк тарихы, дәүләт символикасы турында белә, фотохроника карый аласыз.

«Без редакциягә бу яңа форматны кертеп җибәрергә һәм аны гадәткә әйләндерергә телибез. Республика көненә махсус проект – тәҗрибә, үзебез булдырырга теләгән заманча мультимедиа редакциясенең мөмкинлекләрен сынап карау. Бу массакүләм мәгълүмат чаралары өчен яңа формат түгел, ул «баннерная слепота» дигән күренешне җиңәргә булыша, тик бу татар телле журналистика өчен яңалык», – дип сөйләде махсус проект турында «Интертат» басмасы баш мөхәррире Рөстәм Гәрәев.

Махсус проектны сылтама аша карарга була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар