Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Интертат» редакциясе журналистларының чираттагы рекорды – 12 миллион!

Шатлыгыбыз белән уртаклашасыбыз килә: «Интертат» сайты 9 ай эчендә 1 миллион татарны үзенә җәлеп итте.

news_top_970_100
«Интертат» редакциясе журналистларының чираттагы рекорды – 12 миллион!

Хөрмәтле, кадерле укучыларыбыз!

2023 елның 19 сентябрендә сезнең белән зур шатлыгыбызны уртаклашасыбыз килә!

1 миллион!

1 миллион татар кешесен бер урынга туплый алган «Интертат» коллективы бүген нәтиҗә ясый. Әйе, 2023 ел азагына кадәр әле озак булса да, без инде бүген үк зур күрсәткечләребез белән бүлешә алабыз.

Шушы 9 ай вакыт эчендә intertat.tatar сайты татар дөньясы, тарих, мәдәният, авыл, шоу-бизнес һәм башка бик күп темалар белән кызыксынган 1 000 000 нан артык татар кешесен бер мәйданда берләштерә алды. Ягъни, Яндекс Метрика мәгълүматлары буенча, безнең инде быел гына 1 миллион 60 мең уникаль укучыбыз бар.

Уникаль укучы ул – бер айпи адрестан кергән укучылар саны. Берничә кеше керә алган вайфай яки корпоратив челтәр бер айпи адрес санала, фактта «Интертат» укчылары саны күпкә күбрәк тә килеп чыга. 1 гыйнвардан 19 сентябрьгә кадәр «Интертат»ка барлыгы 12 миллион 100 меңнән артык тапкыр кереп, безнең язмаларыбызны укыганнар.

Без ул – 20 кеше. Безнең коллектив татарча «Татар-информ», 57 000 тиражы булган «Атна вакыйгалары» газетасы, «Интертат» сайтын эшли. Миллионлаган саннар безнең өчен бик тә зур казаныш! Татар телле атналык газеталар арасында «Атна вакыйгалары»ның тиражы да – иң зуры. Дөньядагы татарча иң популяр сайтны эшләүчеләр дә – без.

«Интертат» сайты Республикабызда рус телендә эшли торган сайтлар белән көндәшлек итә ала. Мисал өчен, Лайфинтернет рейтингы буенча кичә һәм бүген без Татарстандагы бөтен сайт арасында 6-7 урыннарда торабыз. «Интертат» хәтта Башкортстанда да милли ресурслар арасында да беренче.

Социаль челтәрдәге язылучылар саны белән горурланып сөйли алабыз. Сәхифәләребездә безне 648 мең кеше күзәтеп бара. Монда да рекордларыбызны әйтеп үтик: ТикТоктагы татар телле аккаунтлар арасында иң күп укучылар безнеке – 251 мең. Татар телле мәгълүмат чараларының Ютуб каналлары арасындагы иң күп укучылар да безнең Ютуб каналныкы – анда 159 мең кеше язылган.

Кадерле укучыларыбыз!

Безнең белән бергә булганыгыз өчен рәхмәтебезне җиткерәбез. Алга таба да бергә, бердәм булыйк. Татар дөньясын интернет аша бар дөньяга танытыйк, актуаль проблемаларыбызны чишү юлын бергә эзлик, җавапларны бергә табыйк.

Милли матбугат бетә, кеше татарча укымый, дигән сүзләр булган заманда «Интертат»ның укучылары елдан-ел арта бара. Безнең белән булганыгыз, татар телен саклауга өлеш кертүегез өчен зур рәхмәт сезгә!

2019 елда “Интертат” күрсәткечләре 875 мең булганда, Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары төркеме әгъзасы Тимерхан Шәйхетдинов болай дигән иде: “Әлеге күрсәткечләрне яхшы да, начар да дип әйтеп булмый. Аны чагыштырмача гына әйтергә мөмкин. Миллионга җитмәгәнбез икән, димәк, әле алга таба барырга, үсәргә дә үсәргә. Дөньякүләм интернет челтәренең татар телле сегментына караучыларны миллионга җиткерергә кирәк”.

Хәзер инде бу күрсәткечкә ирешелгән дип санарга була.

«Интертат» – бөтен татар бер сайтта!

Фото: © Казан шәһәре буенча Лайфинтернет күрсәткечләре

Фото: © Уфа шәһәре буенча Лайфинтернет күрсәткечләре

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100