«Интертат»ка - 20: «Бездән соң эшләячәк журналистлар да әлеге мирасны файдаланыр»
Бүген, 19 май - Татарстан Матбугаты көне. Шуңа өстәп, шушы көннәрдә «Интертат» сайтының 20 еллыгын да билгеләп үтәбез. Форсаттан файдаланып, бүген «Интертат»та эшләүчеләрнең редакция тормышы турында фикерләрен тупладык.
Рәмис Латыйпов, баш мөхәррир:
Үземне “Интертат”ның иң беренче журналистларыннан саныйм. Чөнки нәкъ менә сайт эшли башлаган 2002 елның яз, җәй айларында мин “Интертат”та штаттан тыш хәбәрче булып эшләдем.
Ул вакытта әле Интернет та бик киң таралмаган, укучылар да берәмтекләп саный торган. “Интертат” барлыкка килгәнче татарлар “Юлдаш” форумында ду күчерә иде. Менә шушы демократик карашлы татар яшьләренең матбугатта үз басмалары барлыкка килде. “Интертат” ул вакытта ниндидер бер яңа дөнья ачылган кебек кабул ителде. Анда – башкача язалар, анда башка темалар, анда яңача. Ул вакытта мин “Эфир” каналында эшлим, көн дәвамында мөмкинлек булганда “Интертат”ны укыйм, вакыт булганда язам-язам, ә кич инде Бауман урамына барырга тырышам. Баш мөхәррир Әлфия Миңнуллина, Диләрә Хафизова белән еш аралашып эшләдем. Чатта алар белән язышып утыру үзе бер кызык, үзе бер дәрес кебек иде. Һәркемнең үз нигы бар – мин эшли генә башлаганда “Матурым” кем икән дип баш вата идем, ул Әлфия Туфановна булып чыкты, ә “Керпе” – Диләрә икән. Мин әле анысын очраклы гына белдем. Язышып утырам – мин махсус “акылсыз” нигы алган идем, беләсе килә бит чатта кем ул “Матурым” икәнен. Әлфия Туфановна түгел микән дип Туфан Миңнуллинның бер робагыен язып җибәрдем.
“Иңнәреңдә җәйрәп ята толымың, шул толымның мин бер мескен колымын,
Син ат булып кешнәп торсаң абзарда, мин җанашым улактагы солымын”.
Әлфия Туфановнаның реакциясеннән “Матурым”ның ул икәнен белдем. Гаҗәпләнеп тә куйдым шаккатып – шундый яшьләрчә, заманча безнең яшьтәшләребез кебек аралаша!
Анда – Гамил Нур белән кайбер көннәрдә төннәр буе утырып чыккан булды. Мин 2002 елның августына кадәр яздым, аннары үземнең төп эшемдә үзгәрешләр булу сәбәпле, хезмәттәшлегем тукталып калды.
Теләкләрне уйлап әйтергә кирәк, алар чынга аша ди бит. “Интертат”ка кабат кайту шулай булды. Татар матбугаты турында бер мәкаләмдә мин “Интертат” һәм “Татар-информ” татар редакциясен нинди булырга тиеш дигән фикер язган идем. “Үзең эшләп күрсәт” дигәннәр бугай. 2016 елда мин һәм Алсу Исмәгыйлева “Татар-информ”га килдек, шул ук елда “Интертат” редакциясе “Татар-информ”га кушылды, 2017 елдан мин анда баш мөхәррир итеп билгеләндем.
Баштагы вакытларда Интернетта татар аудиториясе күпме, татар сайты күпме укылыш җыя алачак дигән бәхәсләр
һәм шул ук елда безнең сайтыбыз укылыш буенча иң беренче урынга чыкты. Ул хәзер дә беренче урында, 2021 елда укучылар саны 1 миллионнан артып китте, сайттагы мәкаләләрне 29 миллионнан артык укыганнар. Бу – зур күрсәткеч, әмма, минемчә, бу чик түгел.
Татарстандагы барлык татар сайтлары да “Интертат” үрнәгендә, аның тәҗрибәсендә эшли дип уйлыйм. “Интертат” – әле үзе дә яшь, 20 яшь – ажгырып эшли торган яшь чак. Шуңа да “Интертат”ның күрсәткечләре зур булыр, аның казанышлары киләчәктә дә булыр дип уйлыйм. “Интертат” – татар милләтенең бик кирәкле, бик кадерле, чыннан да чын милли булып сакланып калган аз санлы мәйданнарының берсе. Милли театрыбыз, милли әдәбиятыбыз, милли мәгарифебез булган кебек, татарны татар итеп саклап калган милли матбугатыбыз да бар. Һәм шушы милли матбугатта “Интертат” һичшиксез үзенең лаеклы урынын алып тора. Бу сайтны булдыруга күп өлеш керткән Туфан Миңнуллин, Әлфия Миңнуллина, Разил Вәлиевләргә зур рәхмәтемне кабат-кабат җиткерәсем килә.
“Интертат”ка көч керткән һәр журналистка зур олы рәхмәт! Зур казанышлар – ул редакциядәге һәр журналистыбызның еллар буена керткән зур тырышлыгы нәтиҗәсе. Бездән соң эшләячәк журналистлар да “Интертат” мирасын файдаланырлар, “Интертат”та тәҗрибә алган журналистлар киләчәктә дә безнең татар милләтенә хезмәт итәрләр дип ышанасы килә.
Рузилә Мөхәммәтова, журналист:
Мәдәният министрлыгының матбугат үзәгендә эшләгәндә миңа Рәмис Латыйпов шалтыратып, редакциягә эшкә чакырды. Матбугат үзәге булгач, без «Татар-информ» белән хезмәттәшлек итә идек, әлбәттә – шуңа да мин биредәге үзгәрешләрне кызыксынып күзәтә идем. Рәмис мине кызыксындыра алдымы, әллә үземнең дә күңелемдә журналистикага кайту теләге булганмы – журналистикага кайттым. Дөрес, Рузилә Рамилевнадан кире Рузиләгә күчү бераз сәер булып тоелды, мин китеп торган арада журналистикада шактый үзгәрешләр булуын күреп, коточкыч депрессия кичердем – ияләшә алмам кебек иде. Әмма ияләштем, биредә үземне таптым, минкульттагы биш ел гомер үзе бер университет кебек икән – анда алган белемнәремне биредә куллана алам. Күз генә тимәсен – мин журналистка иҗат иреге бирелгән иң шәп татар редакциясендә эшлим. Акыллы җитәкчеләр белән эшләүнең рәхәтлеген белсәгез!
Үземнең журналистикадагы максатымны кешегә мәгълүмат биреп кенә калмыйча, тормышка матурлык өстәүгә һәм гаделлек булдыруга өлеш кертүдә күрәм. «Усал журналист» статусында театр яки әдәбият өлкәсендә кем өстенәдер «ташланам» икән, аңлагыз, бу бары тик ихластан дөньяны яхшырту максатыннан гына. Миңа Данил Сәфәровның бәяләмәсе ошый: «Рузилә Мөхәммәтова тәныйтьли алмаслык итеп яшәгез», дип язган иде ул үзенең Матбугат.ру телеграм каналында.
Бер көнне үтеп барышлый Шәхсәнәм Әсфәндиярова яшәгән йортта актрисага куелган мемориаль тактада актрисаның исемендәге ике хәреф төшкәнен күрдем. Фотога төшереп, Мәдәният министрлыгына, Камал театрына, Казан шәһәре башкарма комитеты рәисе урынбасары Гүзәл Сәгыйтовага, мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзаловка җибәрдем. Яңаны куярлармы, монысын төзәтә алырлармы – әмма эшлибез дип вәгъдә иттеләр. Бу көннәрдә шуңа күңелем булып йөри әле.
Лилия Заһидуллина, баш мөхәррир урынбасары:
Мин – журналистика белән җенләнгән кеше, алны-ялны белмичә эшли торган фанат. Иң шәп эш - безнеке, дип теләсә кем белән бәхәскә керә алам. Студент чактан «Безнең гәҗит»тә, аннан ун еллап «Акчарлак»та журналист булдым, «Гаилә һәм мәктәп» журналында баш мөхәррир урынбасары идем. Декретка киткәч тә тик кенә утыра алмадым, гел өйдән язып ята идем. Көннәрдән бер көнне Рәмис Латыйпов «Интертат»ны редакцияләргә кеше кирәк дип шалтыраткач, аны-моны төпченеп тормыйча, «ярар» гына дидем. Рәмиснең көчле журналист икәнен беләм, аның белән эшләп карау теләге һәрчак күңел түрендә яши иде. Ләкин кулда ике кечкенә бала да бар бит әле – кызыма – 3, улыма 1 яшь иде. Шулай да, тәвәккәлләдем...
Башта өйдән генә эшләдем, хәзер редакциядә мәш киләбез. Безне монда яшибез дияргә дә буладыр. Чөнки күпчелек вакыт барыбер эштә яки эшне уйлап үтә. Башкача булмый да, мондагы эш тизлеге искитмәле! Биредә көненә кимендә 15 материал чыга. Шуның өчесе – зур күләмле, ныклап тырышып эшләнгән язма. «Интертат» укылыш ягыннан беренчелекне бирми икән, бу - коллективның бал корты кебек күп эшләү нәтиҗәсе. Шуңа күрә редакциядәге атмосфера, андагы кешеләрнең холык ягыннан бер-берсенә туры килүе дә бик мөһим.
Кичә кич бер танышым – Теләченең Алга авылында яшәүче, җиде баланы ялгыз тәрбияләүче Рәмзил шалтырата. Мин сигездә кайтып кердем, аның белән сөйләшкәндә мәш килеп ашарга пешереп йөрим. «Рәмзил, өйдәгеләрне ашатасым бар, аннан сайтка материаллар укып куям», - дим. «Иртәгә ничәдә эшкә чыгып китәсең?» – ди. «Сигездә», - мин әйтәм. «Тормышың тормыш түгел икән», - ди...
Кычкырып көлдем. Әле Рәмзил безнең эштә көненә күпме вакыйга булганын, ничә кеше белән сөйләшергә туры килгәнен белми. Тик эшеңне яратып башкарганда ул беркайчан да авыр булмый – яшь журналистларга, студентларга да шушы сүзләрне гел кабатлыйм.
Гөлнар Гарифуллина, журналист:
2017 елда «Интертат» электрон газетасы «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына кушылгач, «Татар-информ» хәбәрчеләре дә «Интертат» өчен репортажлар, интервьюлар, мәкаләләр әзерли башлады. Агентлык хәбәрчеләре арасында «Интертат»ка беренче материалны мин яздым. 2017 елда «Мисс Татарстан-2017» бәйгесеннән репортаж иде ул. Ул вакытта бездә шеф-редактор булып эшләгән Алсу Исмәгыйлеваның: «Гөлнар, аягың җиңел булсын! Газетаның яңа редакциясе оешкач, беренче булып синең материалың чыкты. Күрдеңме, ничек яратып укыганнар, бер тәүлек эчендә 1 меңнән артык кеше кереп укыган», - дигәне хәтердә.
Аягым җиңел булгандыр, дип фараз кылам. «Интертат» шул елдан башлап, зур темплар белән алга барды, уникаль кулланучылары да артты.
Без шул көннән башлап ике төрле режимда эшли башладык дияргә була: барган урыннан «Татар-информ» өчен оператив, кыска хәбәрләр биреп барабыз һәм «Интертат» өчен киңәйтелгән язма әзерлибез. Хәер, шәхес фикерләре белән һәм ниндидер проблемаларны яктырткан материаллар аңарчы «Татар-информ»да да чыгып бара иде, ләкин «Интертат»ның агентлык составына кушылуы иҗат эшчәнлеген тагын да баетты.
Илзирә Гиздуллина, редактор-тәрҗемәче:
Укып бетереп, эш эзләгәндә минем өчен төп шарт - эшемнең татарча, татар дөньясы белән бәйле булуы иде. Хезмәттәшләр белән чәй эчкәндә татарча сөйләшеп утыру гына түгел, ә эш процессы татарча булырга тиеш иде минем өчен.
«Интертат» ка барып карага тәкъдим иттеләр. Барып карадым һәм, шөкер, инде бишенче ел шушы шәп коллективта эшлим.
Редакция тормышы бик күңелле икән ул. Мин офиста гына утырып эшләсәм дә, кызыклы, яңа төрле эшләр чыгып кына тора. Монда эш сәгатеңне эшләп бетереп өеңә кайттың да, эшеңне ишек төбендә калдырып кердең түгел, баш гел эш-эш дип гөжләп тора. Бу үзе бер рәхәт һәм адриналин. «Интертат» - искелеккә калыплашкан, нафталин исе килеп торган редакция түгел. Ул яңа проектларга, яңа эш алымнарына һәрвакыт ачык. Аның хәтта күпмедер бунтарь булуы да ошый миңа. «Интертат» – үз исемен, үз йөзен булдырган басма. Аны күпмедер дәрәҗәдә татар эстрадасы җырчыларны белән чагыштырыр идем, аны йә яраталар, йә тәнкыйтьлиләр, ләкин аңа битараф, аны белмәгән кеше юк.
Шушы бал кортыдай тырыш, эшчән редакциясенең бер өлеше булуым белән горурланам.
«Интертат» алга таба да үз кыйбласына тугры булып, татар милләтенә хезмәттә булсын иде. Киләчәктә мондый күркәм юбилейлар бик күп насыйп булсын!
Гөлназ Хәбибуллина, журналист:
«Интертат» электрон газетасына килеп эләгүем очраклы рәвештә булды. Декреттан элекке эшемә чыгар вакытым җитте дигәндә, күпме вакытлар ачып карамаган HeadHunter сайтына күз саласы иттем. Ә анда белдерү: «Интертат» сайтына шоу-бизнес темасына язучы журналист кирәк икән. Озак уйлап тормыйча, редакциягә хат юлладым.
Туган көнем. Ашыкмый гына өстәл әзерләп йөрим. Телефоныма ул вакытта шеф-редактор булып эшләгән Алсу апа Исмәгыйлева шалтырата. Менә шул трубканы алган мизгелдә үк мин электрон матбугатның ни дәрәҗәдә оператив эшләгәнен, андагы темпны тоеп алдым. Ике минут та узмагандыр, ясый башлаган салатларымны ташлап, әйтелгән темага хәбәр яза идем инде.
Шулай әкрен генә журналистика дигән зур дөньяга кереп чумдым. Баштарак шоу-бизнес өлкәсен аркылыга-буйга иңләсәм, соңгы вакытта җәмгыяви темаларга өстенлек бирәм. Язмам уңышлы килеп чыкса, шатлыктан әллә ниләр эшлисе килә башлый, андый чакта үземдә таулар күчерерлек көч тоям. Артык нечкә күңелле булуым сәбәпле, үксеп-үксеп елаган мизгелләр дә аз түгел. Фаҗигале вакыйлар, авыр язмышлы геройлар... Барысын да йөрәгем аша үткәреп язам.
Инде үзебезнен искиткеч гади, ярдәмчел, рәхәт коллективта эшләвебезне дә әйтергә кирәктер. Нәкь менә бирегә килеп эләгүем, һич арттырусыз әйтәм - Ходай бүләге. Бүген барлык хезмәттәшләремне һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәсем килә. Иҗат утыбыз сүнмәсен, каләмебез үткен булсын! Гел шулай дус, матур яшик!
Гүзәл Абдуллина, SMM-белгеч:
Мәктәптә укыганда татар әдәбиятыннан олимпиадада районда 1 урын алсаң, өч көнгә Казанга җибәрәләр иде. Миңа бу бәхет ике ел рәттән тәтеде. Милләтебезнең зыялылары белән очрашулар, бөтен Татарстаннан җыелган татар телен яратучы яшьләр белән аралашу миндә журналист булу һәм Казанда уку теләген тудырды. Башкалабызда һәм журналистика буенча укымасам да, язмыш мине урау юллар белән журналистика үзәге булган «Татмедиа» бинасына китерде.
«Интертат» электрон газетасында инде өченче ел SMM-белгеч булып эшлим. Эшемне, коллективымны, җитәкчеләребезне бик яратам. Редакциябездә шундый рәхәт, ул безнең икенче өебез кебек. Тырышып эшли дә, күңелле ял итә дә беләбез! Укучыларыбыз саны көннән-көн арта, Аллага шөкер! Татарстанның беренче электрон газетасы «Интертат»та эшләвем белән горурланам!
Алена Низамова, тәрҗемәче:
«Интертат»ка мин 2010 елның җәендә килдем. Казан дәүләт университетында дүртенче курста филолог, тәрҗемәче булырга укып йөргән чаклар. Ул вакытта үземне журналистика белән бәйләрмен дип күз алдына да китерми идем. Ә быел инде матбугат казанына чумганга 12нче ел киткән.
Эшкә урнашырга килгән көнем хәтердә. Әлфия Туфановнаның исеменнән дә куркып, шуны сиздермәскә тырышып, чаяланып килеп кергән идем. Гадәттә, җитәкче кеше усал, явыз була, эшчеләр аны яратмый дип истә калган бит. Ул көнне минем дә шундый җитәкче каршына атлавым иде...
Ә хәзер Әлфия Туфановна - минем өчен иң беренче һәм иң кадерле җитәкче. Әлфия апа безгә барыбызга да әни кебек ягымлы, якын, кирәк вакытта таләпчән, бер сүз белән зур эшләр эшләтә торган лидер булып истә калды.
Мине Әлфия апа кулына җибәргән Радик Сабировка бик рәхмәтлемен, чөнки җаныма туры килгән эшемне таптым. Ул вакытта Радик Рәшитович мин укый торган Татар филологиясе һәм тарихы факультетында декан урынбасары иде. «Интертат»та да эшләгән икән. Шул вакытта Әлфия Туфановна Радик абыйдан «Тукай сайты»н эшләшергә бер студент җибәрүен сораган. 400дән артык студент арасыннан бәхет таягының нәкъ миңа төшүе очраклы булмаган, күрәсең. Әлфия Туфановна мине шунда ук эшкә кабул итте. «Интертат»ка мин шул сайт аша кереп киттем.
«Интертат» сайты 2000 елда ук эшли башласа да, компьютердагы газета гади халык өчен хәтта 2010 елда да ниндидер бер зур яңалык иде. Җитмәсә, татар телендә! Халык, җае чыкса, компьютердан Одноклассники, Фейсбук, ВКонтактега керергә күнеккән. Ул вакытта ВКонтактеда төркемнәр дә актуаль түгел. «Интертат»ка килгәч тә, үзем тәрҗемә иткән файдалы киңәшләрне урнаштырып бару өчен бер төркем булдырдым. Ул төркем үсә, халык җыела башлады. Ахырын уйлап бетермичә дә оештырылган төркемдә бүгенге көндә 54 меңнән артык укучы җыелган.
«Интертат» мине зур тормышка алып килде. Монда мин кемнең кем булуын аерырга, җаваплылыкка, тизлеккә, эшләгән эшнең кадерен, хезмәт нәтиҗәсенең тәмен белергә өйрәндем. Монда, без - иләс, иҗади җаннарга илһам өчен мәйдан да, барлык мөмкинлекләр дә бар. «Интертат»ның заман белән бергә атлавы эшебезне кызыклы да, азартлы да, мавыктыргыч та итә. Без, социаль бурычлардан кала, көн дә илнең, Татарстанның, татар дөньясының электрон елъязмасын, тарихын язабыз. Журналист эшенең кыйммәтен, дәрәҗәсен бәяләүчеләр шуны онытмасын иде.
Гөлүзә Ибраһимова, журналист:
2019 елда КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институтын тәмамлагач, эш урыны эзли башладым. Берничә атна эш эзләү сайтындагы вакансияләрне күзәттем. Ул вакытка саннар да туйдырган иде, башка өлкәдә эшләп карыйсы килде. Өйгә якын эш урыннары арасында «татар телле корреспондент» диелгәне килеп чыкты. Ул өлкәдә бер грамм тәҗрибәм булмаса да, бик кызыктым. Шунда ук резюме җибәрдем, очрашу көнен билгеләделәр. Әле дә хәтерлим, ул вакытта шеф-редактор Алсу апа Исмәгыйлева каршы алган иде. Рәмис абый Латыйпов белән сөйләштек тә, калдым ул көнне. Шулай көн саен килеп йөри башладым, өйрәндем. Коллектив та бик җылы каршы алды. Кемнән нәрсә килеп сорасам да, ярдәм иттеләр, киңәш бирделәр. Журналистика дөньясына мине алар җитәкләп алып керде дияр идем. Шуның өчен «Интертат» – минем өчен мәктәп.
Озак вакыт үземне «журналист» дип таныштыруга ияләнә алмаган идем. Хәзер ияләндем кебек инде, редакция дә икенче өй кебек. Эш дәверендә бик күп районнарда, төбәкләрдә булырга туры килде, барлыкка килгән танышларның иге-чиге юк кебек инде. Һәр герой истә кала, аларның сер итеп кенә әйткән сүзләре күңелдә йөри.
Ләйсән Рәхмәтуллина, журналист:
Эшкә керер өчен әңгәмә үтәргә килгәндә, тәҗрибәсе булмаган кешене корреспондент итеп алырлар дип өметләнергә дә курыктым. Шул көннән бирле мин «Интертат» электрон газетасында эшлим.
Беренче көннәрдә пресс-конференцияләргә барганда, берәр мөһим нәрсәне ишетми калырга куркып, икешәр диктофон йөртә идем хәтта. «Интертат» мине күп нәрсәгә өйрәтте: кешеләр белән сөйләшергә, комментарий алырга, хәбәрләр язарга, тәрҗемә итәргә. Әле бүген дә өйрәнүемне дәвам итәм. Шуны аңладым: журналист ул гомер буе нәрсәдер өйрәнә, укый, үз өстендә эшләп камилләшүен дәвам итә һәм һәрвакыт хәрәкәттә була.
Зилә Мөбәрәкшина, журналист:
Яшь, әле өлгереп килүче журналист булуыма карамастан, «Интертат» редакциясендә рәсми рәвештә эшкә урнашканчы, анда берничә тапкыр булырга туры килде. Каникуллар вакытында өйдә нишләргә белмәүдән тилмергәндә редакциядә эшләүче апам Эльвира Шакирова янына – «Интертат» редакциясенә барып утыра идем. 2008 еллар булса кирәк, бу редакциянең никадәр дус-тату булуын үз күзләрем белән күрдем.
«Интертат» редакциясендә шуннан ун ел үткәч эшли башладым. Үз теләгем белән килдем. Шеф-редактор булып эшләгән Алсу Исмәгыйлева кочаклап ук каршы алды. «Теләсәң, иртәгә дә эшкә кил», - дип әйтүе әле дә исемдә. 2017 елдан мин язмышымны шушы редакция белән бәйләдем һәм бу адымны ясавыма бер дә үкенмим.
Эшләү дәверендә нинди генә ситуациягә очрамадым: алдан кисәтеп куймыйча интервью алырга, юктан барны яза белергә, төп мәгънәне «су»дан аерырга, кыскасы, журналистик серләргә төшендем. Кирәкле мәгълүматны белешеп, биш минут эчендә мәкаләне әзерләп, шунда ук интернетта чыгаруларына шакката идем - хәзер үзебез дә оператив, җитез, төгәл язарга өйрәндек. Остазларым Рәмис Латыйпов, Алсу Исмәгыйлева, Лилия Заһидуллинага гомерем буе рәхмәтле булып калам.
Энҗе Габдуллина, журналист:
Редакция ишеген ачып кереп, ябып чыгып киткәндә дә: «Бәхетем булып монда килеп эләктем инде мин», - дип уйлап куям.
«Интертат» белән дуслык 11 классның соңгы чирегендә башланды. ТНВ каналы үткәргән «Әйдә ТНВ»га бәйгесендә катнашып, журналистикага укырга керергә, аннары телевидение хәбәрчесе булырга хыялланып йөргән чак иде ул. Бәйгенең финалында «Татар-информ»ның татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйповтан кыска интервью алырга туры килде. Бәйгедә җиңмәдем, әмма язмыш мине шул рәвешле «Интертат»ка алып килде. Дөресрәге, Рәмис абый җитәкләп диярлек алып килде. Дүртенче ел инде, шөкер, укыйм.
Бер елны Айдар Тимербаевның туган авылына, ул ясый башлаган күлне карарга бардык. Күлгә бер юл белән генә эләгеп була - инешкә аркылыга ауган агач өстеннән чыктык. Көз, аякта үкчәле сапоги, өстән яңгыр явып тора, агач тая, тирә-якта коточкыч пычрак һәм баткак. «Суга төшмичә генә чыгып җитә алсам, бүтән мондый җиргә үкчәлене киеп бармыйм», - дип үземә сүз бирдем. Төшмәдем тагын, фотографыбызга гына бераз эләкте ул «рәхәт». Яңгыр, пычрак, җил яки 30 градуслы эссе белән очрашырга туры килә, әлбәттә. Иң кызыгы, рәхәте, истә кала торганы да шундый командировкалар минем өчен. Хәзер агач башыннан йөрисе булса дип, үкчәле аяк кием кими генә йөрим.
«Интертат» һәрвакыт кызыклы һәм кирәкле темалар ягында булды. Шушы миссияне төгәл үти. Үз эшләрен яратып башкаручы коллектив эчендә булуыма чиксез шатмын.
Гөлия Хәсбиуллина, журналист:
Беренче язмаларым «Интертат»та 2018 елның көзендә чыкты, ул вакытта икенче курс студенты идем. Университетта укудан тыш, тагын берәр нәрсә белән шөгыльләнү теләгеннән редакциягә килеп кердем. Мине бик ачык кабул иттеләр. Эшли башлагач та, Татар дәүләт филармониясе бакчасында Хәмдүнә Тимергалиева исеменә чыршы утыртылу чарасына бардым, шунда легендар җырчыдан Элвин Грей һәм Гүзәл Уразова арасындагы низагка карата фикерен сораштым. Хәмдүнә Тимергалиева белән күрешү, аның белән сөйләшү минем өчен зур шатлык һәм дәрәҗә иде, шуннан соң күңелем үсеп китте, тагын язасы килде.
«Интертат» редакциясендә яңа эшли башлаучыларга да ышаныч белән карыйлар, ярдәм итәләр һәм бу эшеңне дәвам итәргә көч бирә. Монда бик җылы атмосфера һәм тәҗрибәле кешеләр эшли. Хаталар булса, ипле генә аңлатып, төзәтәләр, киңәшләрен бирәләр, күп кенә яңа әйберләргә өйрәтәләр, яшь журналистларның профессиональ яктан үсеше өчен шартлар тудыралар. Шулай эшли-эшли үзем өчен дә бик күп яңа нәрсәләр ачтым, мәсәлән, Саба районында агачларны клонлаштырганнарын күреп шаккаткан идем, шулай ук беренче тапкыр каз өмәсендә булдым, каз йолкып карадым.
Иң кызыгы - районнарга, авылларга барып, төрле һөнәр ияләре белән күрешү, үз эшләреннән тәм табучылар белән аралашу.