Татарстан матбугаты көнендә «Пирамида» концертлар залында «Бәллүр каләм – 2026» бәйгесенә йомгак ясалды. «Иң яхшы республика, район редакциясе» номинациясендә «Интертат» электрон газетасы редакциясе җиңү яулады.
«Шәһри Чаллы» газетасы редакциясе баш мөхәррире Резеда Йосыпова исә «Бәллүр каләм – 2026» бәйгесендә Гран-при иясе булды. «Мин сүзсез калдым, уйламаган да идем. Бу – чын могҗиза. Мин журналистикада – 36 ел, башка тармакта эшләмәдем. Димәк, мин дөрес юл сайлаганмын», – дип уртаклашты ул.
Җиңүчегә төп бүләк – «Лада Гранта» машинасы ачкычын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Фото: © «Татар-информ»
Номинацияләрдә җиңүчеләр:
«Журналистикада исем» номинациясе – Лилия Нургалиева («Хезмәт даны» газетасы), Рамил Гарипов («Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе)
«Иң яхшы район редакциясе» – «Лениногорск-информ», «Питрәч-информ»
«Иң яхшы республика, шәһәр редакциясе» номинациясе – «Татмедиа» NEO контент-үзәге, «Интертат» электрон газетасы
«Ел журналисты» – Елизавета Черкина («Казанские ведомости» газетасы), Алия Хәйретдинова («Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе)
«Объектив аша караш» – Фирүзә Вәлиева («Идел» журналы), Ленар Хәбибуллин («Татарстан» ДТРКсы)
«Эффектив матбугат хезмәте» – Татарстан Республикасы Рәисе матбугат хезмәте
«Хакимият һәм җәмгыять арасындагы диалогны ныгытуга керткән өлеш өчен» махсус дипломы – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте
«Иң яхшы блогер» – Марат Әхмәтов
«Иң яхшы медиаблог» – Гөлгенә Гыйльманова (Шиһапова) («Ватаным Татарстан» газетасы)
«Туган тел» – Аделия Төхбәтова («Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең Казахстан Республикасындагы корреспондент пункты)
«Ел медиапроекты» – «Зов разума» хәйрия фонды
«Ел медиаперсонасы» – Эльмира Зарипова (Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры)
«Иң яхшы график дизайн» – «Татарстан» ДТРКсы
«Ватанны саклаучылар елын һәм Җиңүнең 80 еллыгын иң яхшы яктырту» махсус номинациясе – Эльмира Гайнетдинова («Чаллы-ТВ» ТРКсы), «Болгар радиосы».
Фото: © «Татар-информ»
Җиңүчеләрне котлыйбыз!