Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Интертат» Люция Әблиеваның «Соңлап тотылган җавап» китабын чыгара

Бу Башкортстанда туган язучының чәчмә әсәрләре тупланган беренче җыентыгы.

news_top_970_100
«Интертат» Люция Әблиеваның «Соңлап тотылган җавап» китабын чыгара

«Интертат» редакциясе Люция Әблиеваның «Соңлап тотылган җавап» китабын әзерли. Китап июль аенда чыгар дип ниятләнә. Анда Люция Әблиеваның җинаять һәм җәза, нахак сүз һәм рәнҗеш темаларына багышланган хикәяләре кергән.

Бу Люция Әблиеваның чәчмә әсәрләре кергән беренче китабы. Күп еллар иҗат иткән язучының моңа кадәр шигырь китаплары гына чыккан булган.

Люция Әблиева әйтүенчә, ул үзе дә күзәтчелек органнарында эшләгәнлектән, күзәтчелек органнары да аның китабы чыгуын көтә. 

Люция Мәснәви кызы Әблиева 1962нче елның 21нче августында Башкортостанның Чакмагыш районы Тозлыкуш авылында туган. Башкортстан дәүләт университетының юридик факультетында белем ала, хокук саклау белән бәйле ведомстволарда эшли. Башкортстан һәм Татарстан матбугатында шигырьләре, проза әсәрләре еш басыла.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100